Мәдәни мохит
10 сентябрь 2025, 06:28

«Юлдаш»ка – 25!

Шул уңайдан юбилей күргәзмәсе оештырыла.

«Юлдаш»ка –  25!«Юлдаш»ка –  25!
«Юлдаш»ка – 25!

Шул уңайдан юбилей күргәзмәсе оештырыла.

2025 елда «Башкортстан» ТРК акционерлар җәмгыятенең «Юлдаш» радиосы үзенең 25 еллыгын билгели. Юбилей хөрмәтенә радиостанция Башкортстан Республикасының Милли музеенда «Юлдаш»ның республика тарихына һәм мәдәнияткә керткән өлешенә багышланган юбилей күргәзмәсе оештыра.

Күргәзмә хакында

Күргәзмәдә төрле дәверләрләге сирәк очрый торган фотосурәтләр, тарихи радиоалгычлар һәм тавыш яздыру корылмалары, шулай уҡ радиостанциянең барлыкка килүен һәм үсешен чагылдырган документлар һәм материаллар тәкъдим ителә. Аерым урынны радионың төп тапшырулары, зур проеклар һәм акцияләр турында сөйләгән стендлар били. Килүчеләр коллективның һөнәри казанышларын һәм милли мәдәниятне саклауда һәм популярлаштыруда «Юлдаш»ның ролен чагылдырган үзенчәлекле экспонатлар белән танышачак.

Конкурс экспозициясе

Аерым стендны "Юлдаш" радиосының 25 еллыгына багышланган чаралар кысаларында уздырылганн "Көмеш еллар.  Алтын куллар" конкурсында катнашучыларның эшләре күргәзмәсе били.

Бәйгедә       Зилаер, Илеш, Чишмә, Учалы, Мәчетле, Нуриман, Балтач һәм Бөрҗән районнарынан, шулай уҡ Сибай, Мәләвез һәм Яңавыл шәһәрләреннән осталар катнашты. Күргәзмәне ачу көнендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтәчәк; Гран-при яулаучыға шифаханагә путевка тапшырыла.

 

Программада:

-         Күргәзмәне рәсми ачу

-         "Көмеш еллар. Алтын куллар" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы.

-         Күргәзмә буйлап экскурсия

 

Күргәзмә 12 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә Башкортстан Республикасының Милли музеенда - Совет урамы, 14 адресы буенча ачыла.

Оештыручы – "Башкортстан" ТРК акционерлар җәмгыятенең "Юлдаш" радиосы.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас