

Уфа “Нур” татар дәүләт театры 34-нче театр сезонын 30 сентябрьдә Мостай Кәримнең “Җәяүле Мәхмүт” әсәре буенча куелган премьера белән ача.
Бу пьеса 1981 елда язылган. Куелышлар тарихы артык зур түгел. Спектакльне сәхнәгә чыгару өстендә режиссер Илсур Казакбаев җитәкчелегендәге талантлы команда: рәссам – Геннадий Скоморохов, яктылык буенча рәссам – Сергей Скорнецкий, композитор – Магуля Мезинова, хореограф – Ольга Даукаева, видеограф – Эльвина Тангатарова эшли.
Режиссерны Мостай Кәрим иҗаты буенча белгеч дип атарга була. Аның исәбендә халык шагыйре әсәрләре, шул исәптән проза һәм поэзия буенча берничә куелыш бар. “Җәяүле Мәхмүт” режиссерның игътибарын мәхәббәт хакындагы көчле тарих буларак җәлеп иткән.“Бу безнең тормышыбызны алга этәрүче төп хис. Аны кеше көтә, эзли, әмма шул ук вакытта аның белән даими конфликтта тора, - дип үз фикерләре белән уртаклаша режиссер. - Мәхәббәт беркайчан да кешенең ихтыярына буйсынмый, аны әле бәхетле, әле бәхетсез итә. Әмма ничек кенә булмасын, мәхәббәтсез тормышның кызыгы юк. Дөнья классикасының иң танылган әсәрләре мәхәббәткә багышланган. Безнең булачак спектакльдә дә язмыш геройларны шундый зур хис белән каршы ала, аларның ныклыгын тикшерә. Бу ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр тарихы. Ярату хисе белән ничек яшәргә, теләсә нинди шартларда аңа ничек ачык булырга - бу хакта сөйләшәчәкбез”, - дип фикерләре белән уртаклаша режиссер.
Рольләрне Башкортстанның атказанган артистлары Чулпан Раянова, Айнур Баянов, Гөлназ Биктимерова, Вилдан Мисбахов, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Финә Вәлиева һәм башкалар башкара.