Мәдәни мохит
4 сентябрь 2025, 07:06

Уфада «Тамга» V Халыкара башкорт милли костюм осталары конкурсы узачак

Проект гадәттәгечә республиканың Милли костюм көнен бәйрәм итү кысаларында узачак һәм бер мәйданчыкка оста-җитештерүчеләрне, костюмнар буенча рәссамнарны, дизайнерларны һәм стилистларны җыячак.

Уфада «Тамга» V Халыкара башкорт милли костюм осталары конкурсы узачакУфада «Тамга» V Халыкара башкорт милли костюм осталары конкурсы узачак
Уфада «Тамга» V Халыкара башкорт милли костюм осталары конкурсы узачак

Башкортстан башкаласы Уфа шәһәрендә 10-12 сентябрьдә «Тамга»V Халыкара башкорт милли костюм осталары конкурсы узачак. Проект гадәттәгечә республиканың Милли костюм көнен бәйрәм итү кысаларында узачак һәм бер мәйданчыкка оста-җитештерүчеләрне, костюмнар буенча рәссамнарны, дизайнерларны һәм стилистларны җыячак.

10 сентябрьдә Республика халык иҗаты үзәгенең «Атайсал» мәдәни үзәгендә конкурс эшләрен яклау була. Конкурсның йомгаклау туры 12 сентябрьдә Аксаков исемендәге мәдәният һәм ял бакчасында узачак. Бәйрәм дәвамында кунаклар декоратив-гамәли сәнгать һәм халык киемнәре аксессуарлары осталарының күргәзмә-ярминкәсен карый алачак. Ул 11.00 сәгатьтә эшли башлаячак. Үзәк вакыйга - «Тамга» халыкара башкорт милли костюм осталары конкурсы лауреатлары, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстаннан чакырылган кунаклар, башкорт эстрадасы йолдызлары катнашында модалы күрсәтү. Ул 14.00 сәгатьтә башлана. Кунаклар күргәзмәдә халык киемнәре аксессуарларын сатып ала алачак, шулай ук алар өчен милли киемнәр белән фотозона эшләячәк. Иң кечкенә кунаклар өчен шулай ук «Милли Кей» балалар уен зонасы да әзер. Чара кичке уеннар белән тәмамланачак.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас