

“Башкорт аты” IV Халыкара башкорт атлары фестивалендә “Осталар шәһәре” күргәзмә-сатуы тәкъдим ителәчәк.
6 сентябрьдә, республиканың Баймак районында «Башкорт аты» IV Халыкара башкорт атлары фестивале кысаларында «Осталар шәһәре» күргәзмә-сату узачак. Чарага Башкортстанның төрле районнарыннан, шулай ук Чиләбе өлкәсеннән һәм Казахстан республикасыннан 40ка якын талантлы оста җыелачак. Күргәзмәдә традицион ат бизәлешенә багышланган уникаль кул эшләре күрсәтеләчәк. Килүчеләр коелган эшләнмәләрне, тире эшкәртү эшләнмәләрен, традицион башкорт попонасының төрле төрләрен һ.б. күрә алачак.
Барлык теләүчеләр өчен мастер-класслар оештырылачак. Кунаклар үзләрен «септә» атына япма ясауда сынап карый алачаклар, тамбур чигү серләре белән таныша алачаклар, агачтан уеп ясау нечкәлекләрен үзләштерәчәкләр һәм оригиналь киез әйберләр ясарга өйрәнәчәкләр.
«Осталар шәһәре» күргәзмә-сату сәгать тугыздан эшли башлый.