Мәдәни мохит
2 сентябрь 2025, 06:50

Зәйнетдин - халык артисты!

Музыкантка бүләкне республика Башлыгы Радий Хәбиров Армия мәдәнияте көннәре кысаларында мәдәният эшлеклеләрен бүләкләү тантанасында тапшырды.

Зәйнетдин - халык артисты!Зәйнетдин - халык артисты!
Зәйнетдин - халык артисты!

Музыкантка бүләкне республика Башлыгы Радий Хәбиров Армия мәдәнияте көннәре кысаларында мәдәният эшлеклеләрен бүләкләү тантанасында тапшырды.

Заһир Зәйнетдинов — музыкант-мультиинструменталист, Zainetdin этно-шоу проектына нигез салучы һәм солист. Музыкант 15 төрле музыка коралында — курай, варган, кубыз, думбыра, жалейка, тинвистл, дудукта аранжировкалар кулланып, халык көйләрен һәм композицияләрен виртуоз башкара. Ул кубызчылар һәм тамак җырлаучылар (үзләү) халыкара конкурсында җиңүче булып тора. Бөтендөнья күчмә халык уеннарында, Төркиядә Халыкара этнофестивальдә һәм Алтай халкының «Эл-ойын»төбәкара бәйрәмендә катнаша.

2021 елда Заһир Зәйнетдиновка Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелгщ ниде.

Музыкант бълщк алгач, социаль челтәрләрдә туганнарына, дусларына һәм тыңлаучыларына рәхмәтен белдерде.

"Мин, мәдәниятне үстерүгә өлеш кертеп, туган республикам һәм бөтен Россия хакына хезмәт итә алуым белән бәхетлемен. Остазларыма, укытучыларыма һәм бөтен командама аерым рәхмәт сүзләре әйтәсем килә-Сездән башка минем юлым мөмкин булмас иде. Сез миңа һәрвакыт яхшырак булырга һәм алга барырга ярдәм иттегез", - дип язган Зәйнетдин.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас