Мәдәни мохит
2 сентябрь 2025, 06:39

"Сәхнәгә чыккан идем – тотындым кыланырга!"

Башкортстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Салават Юлаев исемендәге республика дәүләт премиясе лауреаты, Актер осталыгы кафедрасы буенча профессор, Санкт-Петербург Фән һәм сәнгать академиясенең әгъза-корреспонденты, “Василий Шукшин” медале һәм Салават Юлаев ордены иясе, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты Олег Ханов сәхнәгә беренче тапкыр уйнарга чыккан вакытын искә төшерә.

"Сәхнәгә чыккан идем – тотындым кыланырга!""Сәхнәгә чыккан идем – тотындым кыланырга!"
"Сәхнәгә чыккан идем – тотындым кыланырга!"

-Олег Закирович, сәхнәгә беренче тапкыр Сибай театрында аяк баскансыз? Ул чактагы хис-тойгыларыгызны хәтерлисезме?

–Хәтерлим. Тик хәзер ул хисләр өчен оят миңа. Әти белән әни икесе дә театрда эшли, еш гастрольдә йөриләр иде. Мине дә үзләре белән алалар. Мәктәптә генә укый идем әле. Шулай бервакыт концерт куйганда алып киттеләр. Эх, сәхнәгә чыгасы килә бит! Карап торам кызыгып. Миндә гел шундый тойгы булды: мин алардан яхшырак уйнар идем төсле. Шуннан бер көнне миңа концерт беткәч чаршау ябарга рөхсәт иттеләр. И, дулкынланып көттем теге мизгелне! Икенче бүлек башлану белән чаршауның бер очын тотып утырдым. Концерт номерларын яттан беләм: кайчан кем чыга, кайчан бетә... Менә артистлар баш иделәр, алкышлар яңгырады. Әти минем якка карады да баш селкеп, ябарга вакыт икәнен аңлатты. Мин чаршауны ябып алып киттем... Бервакыт көлүләр ишетелә. Борылып карасам, чаршауның эчке ягын тотканмын да үзем ябып барам, арттан ачылып бара икән. 

Ә артист вазифасында сәхнәгә чыкканда әтиләр юк иде. Нишләп юк икәнен хәтерләмим инде хәзер, тик тамашага башкалар чакырды. Артистлар барысы да бер йортта яши иде бит. Концертка китәргә җыенганда: “Барасызмы? Бәлки сәхнәгә дә чыгарсыз”, – дигәч, берничә малай дәртләнеп ияреп киттек.  Халык күп түгел иде, шуңа да курыкмый чыгарганнардыр. Сәхнәгә чыккан идем – тотындым кыланырга! Кулны кая куярга белеп булмый, аяклар кая басканын белми...  Тыелып кына булмый бит! Янәсе, уйныйм! Күмәк сәхнә бетте, чаршау ябылды. Мин мактаганнарын көтәм үземчә. Тегеләр мактыйлар, әмма тавышларында ирония сизелә. “Вәт, маладис! Вәт булдырды Хан агайның улы!”– диләр. Кыен булып китте. Аңладым инде начар булганын. Шуннан соң сәхнәгә чыгаргамы-юкмы дип озак уйланып йөрдем әле. Тик язмышым сәхнәгә бәйле булган.

фото: rutube.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас