Мәдәни мохит
2 сентябрь 2025, 06:58

Мең шәм балкышында зур концерт

MUSE оркестры Уфада мең шәм балкыганда тере концерт бирәчәк. Программада бөек классикадан алып дөньякүләм хитларга кадәр әсәрләр яжгыраячак.: Вивальди, Бетховен, Адель, The Beatles.

Мең шәм балкышында зур концертМең шәм балкышында зур концерт
Мең шәм балкышында зур концерт

MUSE оркестры Уфада мең шәм балкыганда тере концерт бирәчәк. Программада бөек классикадан алып дөньякүләм хитларга кадәр әсәрләр яжгыраячак.: Вивальди, Бетховен, Адель, The Beatles.

- Бу концерт кына түгел, ә тамашачыда шаккаткыч тәэсирләр уятырга сәләтле сәнгать белән җанлы әңгәмә булачак. Меңләгән шәм балкышында музыка яңача ачыла, дөньяны тылсым һәм илһам белән тутыра. Барлык тамашачылар да онытып булмый торган әкияти атмосфераны билгеләп үтә, – дип шәрехләделәр оештыручының матбугат хезмәтендә.

Виртуоз оркестр үзенең осталыгы белән таң калдыра, ә филигранлы сайланган репертуар классик әсәрләрне дә, дөньякүләм хитларны да үз эченә ала. Зал меңләгән шәмнең җылылыгы һәм рәхәтлеге белән тулып, кабатланмас атмосфера тудырачак. Моннан тыш, бу эксклюзив формат - шоуны дөнья туры кысаларында гына күрергә мөмкин. Мондый мөмкинлекне ычкындырырга ярамый.  Концерт 24 сентябрьдә Уфа шәһәренең Мәдәният сараенда узачак.

Фото:Виктория Кошкина

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас