Мәдәни мохит
1 сентябрь 2025, 06:09

Мәдәният берләштерә

Матди кыйммәтләрне алгы сызыкка чыгарган прогматик дөньяда мәдәният һәм сәнгать аша бирелүче рухи кыйммәтләрнең кадере бермә-бер арта.

Мәдәният берләштерәМәдәният берләштерә
Мәдәният берләштерә

Матди кыйммәтләрне алгы сызыкка чыгарган прогматик дөньяда мәдәният һәм сәнгать аша бирелүче рухи кыйммәтләрнең кадере бермә-бер арта. Җәмгыятьтәге гармонияне, кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен иң беренче чиратта мәдәният үсешенә игътибар бүләргә кирәк тә инде. Бу җәһәттән безнең республикада  эзмә-эзлекле рәвештә эш алып барыла. Кечкенә тамашачыларның да, өлкән яшьтәгеләрнең дә ихтыяҗлары канәгатьләндерелә. 

Театрга сөю кечкенәдән тәрбияләнә

Башкалада нәниләрне театр сәнгате белән таныштыручы тәүге мәдәни учак – ул Башкорт дәүләт курчак театры. “Мәдә­ният” милли проекты кысаларында башкарылган рекон­струк­циядән соң ерактан балкып торган бина үз ишек­ләрен ачты.

“Кайда соң монда курчак театры?” дип күрми яныннан үтеп китүчеләргә “Әнә бит!” дип күрсәткәндә, әкияти заманча бина уфалыларның хыялы гына иде әле.  Ә хәзер ул башкалабызның йөзек кашына әйләнеп, балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә үзенә җәлеп итә. Кичке якта яңартылган театрның түбәсендә урнаштырылган Җир шары моделе, киштәләрдәге зур курчаклар яктыртыла. Бинаның фасады да яктыртыла. Төсле витражлар һәм дизайнер карарлары театрны, чыннан да, башкалабызның визит карточкасына әйләндерде.
Театрның тышы гына түгел, эче дә искиткеч. Беренче катта 135 урынлык Кече зал һәм Пушкин әкиятләре геройлары белән бизәлгән “Алтын балык” кафесы урнашкан. Икенче катта – курчак музее һәм интерактив уен бүлмәсе.  Зур залда 300 урынга уникаль сәхнә урнаштырылган. Ул спектакльләрне оештыру мөмкинлекләрен заманчалаштыра һәм киңәйтә. Спектакль барышында курчакларның төрле биеклектә була алуы тамашаны тагын да кызыклырак итә.

Театрны модерни­зация­ләү эше өчен 1,38 млрд сум акча бүленде. Реконструкциядән соң бинаның гомум мәйданы 2,5 мең кв. метрдан  6,4 мең кв. метрга кадәр артты.

Әйткәндәй, “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Заманча шәһәр мохитен формалаштыру” программасы ярдәмендә Курчак театры янындагы территория дә төзекләндерелде. Анда Русиянең һәм Башкорт­станның танылган табигый һәм мәдәни-тарихи объектларының макет миниатюралары аллеясе булдырылды. Бу Уфаның 450 еллыгы кысаларында барлыкка килгән объектларның берсе. ЮНЕСКО реестрында булган Русиянең унике иң эре объектының миниатюралары урын алган бу территорияне ачык һавадагы чын музей дияргә дә була. Һәр объект яктырткычлы монолит поликарбонаттан ясалган саркофаг астында тора. Якында гына заманча атынгычлар, замок рәвешендәге балалар уен комплексы урын алган. Һава торышының нинди булуына карамастан мәйданның бала-чагадан бушап торганы юк.

–Зурлары үскәндә мондагы мәйдан бик “ярлы” иде. Атынгычлар белән замок кына бар иде дисәң дә була. Ләкин якын яшәгәнлектән монда еш килә идек. Төзекләндерү эшләре башлангач, сөендек, әлбәттә, әмма замокны калдырсалар ярар иде дип борчылдык. Калдырдылар! Хәзер монда шундый матур һәм ямьле. Кечкенә кызым белән гел биредә без. Курчак театрыбыз да искиткеч.  Хөкүмәткә, республика җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез. Хәзер зур түземсезлек белән циркның төзекләндерелүен көтәбез инде, –ди күп бала әнисе Алина Садриева.

Яңартылган бинада коллектив та яңа сулыш белән илһамланып эшкә кереште. 2025 елда Башкорт дәүләт курчак театры күрү сәләте бозылган кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру проектын гамәлгә ашыруга Президент гранты отты. Конкурска барлыгы 9883 гариза бирелгән, ә 1407 проект җиңгән. Курчак театрында проектны «Рухият» үзәге гамәлгә ашыра. Аның асылы күрү сәләте бозылган кешеләр өчен тифлокомментарийлар белән спектакльләр күрсәтүне тәэмин итүдә. Тифлокомментарийлар үз эченә аудиоозату гына түгел, ә шулай ук сәхнәләрне, атмосфераны һәм актерларның ишарәләрен тасвирлауны да үз эченә ала.

Шулай ук агымдагы елда Башкорт дәүләт курчак театры һәм «Безнең киләчәк» хәйрия фонды – Президентның Мәдәни инициативалар фонды конкурсында җиңеп, Халыкара курчак театрлары фестивален үткәрүгә грант отты һәм 4 млн сумнан артык матди ярдәм алды. «Курсак-Фест» фестивале 2025 елның 24-28 сентябрендә узачак. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Башкорт дәүләт курчак театры сәхнәсендә Үзбәкстан, Кыргызстан, Татарстан, Чувашия, Марий Эл, Владимир һәм Оренбург өлкәләре, Донецк Халык Республикасы профессиональ курчак театрлары үз спектакльләрен күрсәтәчәк. Сергей Образцов исемендәге дәүләт академия үзәк курчак театрының данлыклы коллективы мәртәбәле кунак булачак.

**

Республика  театр коллективларына театр сәнгате өлкәсендә иҗади проектларны гамәлгә ашыруга Башкортстан Башлыгы гранты кысаларында 2012 елдан алып 2021 елга кадәр  18 млн. сум акча бүленгән. (Ел саен 1,8 млн. сум).

2019 елда  “Башкортстан Республикасы драматургия һәм режиссура үзәге” заманча драматургия һәм режиссураны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешма шул акчага  “Башкортстанның заманча прозасын инсценировкалау буенча режиссерлык лаборатория” иҗади проект тормышка ашырган. 2020 елда - Сибай концерт-театр берләшмәсе – башкорт телендә «Дөнья бабай» спектаклен куйган.

2021 елда беренче тапкыр Россиянең иң зур милли театр премиясе һәм «Алтын битлек» фестиваленең төбәк программасы Уфада узды. Ә 2025 елда безнең төбәк рекордлы санда "Алтын битлек" алды: Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының «Ай тотылган төндә» операсы берьюлы биш номинациядә – «Иң яхшы дирижер эше» (Валерий Платонов), «Иң яхшы ир-ат роле» (Василий Платимов), «Иң яхшы хатын-кыз роле» (Любовь Буторина), «Иң яхшы рәссам-куючы эше. Музыкаль театр» һәм “Костюмнар буенча рәссамның иң яхшы эше” (икесе дә – Екатерина Малинина); “Рахманинов. Симфония длиной в жизнь” балеты “Иң яхшы ир-ат роле. Балет” (Сергей Бикбулатов) номинацияләрендә “Алтын битлек” кә лаек булды. «Театр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен» махсус премиясен Курчак театры артисты Айрат Әхмәтшин алды.

Әйткәндәй, 2025 елда Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театры Русиянең Зур театры сәхнәсендә тамашачыларга «Рахманинов. Симфония длиной в жизнь» балетын тәкъдим итте.

Гастроль эшчәнлеген оештыру өчен 2022-2023 елларда беренче тапкыр беръюлы лизингка 94 берәмлек транспорт техникасы сатып алынган – зур сыйдырышлы автобуслардан алып җиңел автомобильләргә кадәр.

–Яраткан эшебез белән шөгыльләнү мөмкинлеге булган өчен республика Хөкүмәтенә рәхмәт белдерәм. Аеруча сезгә, Радий Фәритович, катнашуыгыз, игътибарыгыз, спектакльләребезне туган республикабызда гына түгел, ә төрле шәһәрләрдә, хәтта илнең башкаласындагы төп сәхнәдә күрсәтү мөмкинлеге булган өчен рәхмәт белдерәбез, - дигән иде бүләкләнү чарасында Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының генераль директоры Александр Алексеев.

Яңа милли проект – яңа мөмкинлекләр

2025 елдан Башкортстанда «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» төбәк проекты гамәлгә ашырыла башлады. Региональ проектның максаты - гаиләгә юнәлтелгән инфраструктура булдыру, гаилә институтын ныгыту, җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен үстерү. Әлеге проект  2030 елга кадәр гамәлгә ашырылачак.

2025 елда төбәк проектын гамәлгә ашыруга 253,211 млн.сум каралган, шулардан 248,146 млн.сум – федераль акчалар.

Шулай ук аның кысаларында агымдагы елда Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе бинасын капиталь ремонтлау һәм техник яктан җиһазлау; Салават шәһәрендәге балалар сәнгать мәктәбенә капиталь ремонт ясау; 3 модель китапханә төзү (Ишембай районының Урман-Бишкәдак авылы; Кыйгы районының Югары Кыйгы авылы; Тәтешле районының Югары Тәтешле авылында); Республика Сугышчан Дан музеен, Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрын техник җиһазлау; А. Мөбарәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театрын модернизацияләү; 500 мең кешегә кадәр булган торак пунктларда мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләрне модернизацияләү кебек эшләр каралган.

Әйткәндәй, Башкортстан Республикасында агымдагы елга барлыгы 1979 мәдәни-ял итү учреждениесе бинасы ремонтка мохтаҗ. Соңгы 5 елда «Мәдәният» милли проектын, «Мәдәни мохит» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 100 дән артык мәдәният объекты ремонтланды. 2025 елга заявкалар кампаниясендә мәдәният учреждениеләренә капиталь ремонт ясауга 52 заявка катнашкан, шулардан 14 учреждение сайлап алынган.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас