Мәдәни мохит
27 август 2025, 09:45

Җылылык бөркелеп торган чарага килегез!

Бүген Уфада Совет мәйданында Ольга Кормухина чыгыш ясаячак.

Җылылык бөркелеп торган чарага килегез!Җылылык бөркелеп торган чарага килегез!
Җылылык бөркелеп торган чарага килегез!

Концерт «Геройлар вакыты» җыр бәйгесенең финалы кысаларында узачак. Быел ул масштаблы вакыйга — Армия мәдәнияте көннәренә багышланган.

  Ярымфиналга 19 башкаручы үтте. Ога Кормухина чыгышыннан тыш, «Павильон» рок-төркеменең  чыгышы көтелә. Музыкантлар коллектив лидеры Илья Столетов белән даими рәвештә МХО зонасына баралар. Артистлар гуманитар ярдәм илтеп кенә калмый, безнең хәрбиләр өчен госпитальләрдә концертлар да бирәләр.

 Конкурсантларның чыгышлары традиция буенча меңләгән уфалыларны җәлеп итә. Конкурсның приз фонды 1 млн сум тәшкил итә. Ел саен проектта бөтен илдән композиторлар һәм җырчы-шагыйрьләр катнаша.

  Жюрины совет һәм Русия җырчысы, актриса, режиссер  Ольга Кормухина җитәкли. Жюри составына шулай ук композитор, пианист, БР һәм РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, БР халык артисты Нур Даутов, җырчы, БР һәм ТР халык артисты, РФ атказанган артисты Идрис Газиев, БР һәм РФ Язучылар берлеге һәм журналистлар берлеге әгъзасы Кристина Андрианова, БР халык артисты Алена Завьялова керде.

Бүген конкурска йомгак ясап, җиңүчеләрне өч номинациядә билгеләячәкләр: «Автор җыры», «Композитор», «Сүзләр авторы». Башлана 18.00 сәгатьтә. Керү ирекле.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас