

Ватан һәм махсус хәрби операция турында балалар белән кем һәм ничек сөйләшә ала? Бу тема Уфага Армия мәдәнияте көннәрендә килгән фронтовик шагыйрь, «Русиянең әдәби мирасы» Бөтенроссия әдәби мәдәни-агарту проекты җитәкчесе Алексей Преснаков белән әңгәмәдә күтәрелде.
"Максатчан патриотик эшне 10 – 12 яшьтән, хәтта иртәрәк тә башларга кирәк. Һәм аның асылын МХОда сынауларның бөтен ачысын үзендә кичергән махсус операция ветераннарыннан башка балаларга кем җиткерә алачак?",- ди Алексей Сергеевич.
Шагыйрь сүзләренчә, төп проблема – МХО темасына сыйфатлы әдәбиятнең җитәрлек булмавында. Соңгы ике елда ул МХО ветераны Дмитрий Артисның «Дневник доброволеца» һәм Марсель Сәлимовның “Батыр. Не бывает без войны " китапларын иң яхшылардан дип саный.
Әдәби фронтта эшне киңәйтүдә Алексей Преснаков финанслар булмауны тоткарлык дип саный. Бу мәсьәләне ул РФ Мәдәният Советы утырышында Никита Михалков белән очрашуда күтәргән. Кичекмәстән шундый реакция булган: Алексей Сергеевич сүзләренә караганда, фронтовик язучыларга ярдәм итү өчен 5 миллион сум акча бүлеп бирү турында карар кабул ителгән.
Шуның белән бергә Алексей Преснаков талантлы исемнәрнең тулы бер плеядасын атады: югарыда телгә алынга авторлардан тыш, Владимир Беляев, Андрей Огелько, Николай Сидоров, Анна Ревякина. "Алар талантлы шагыйрьләр һәм язучылар. Һәм аларны алга этәрергә кирәк", - дип ассызыклады спикер.
Яшьләргә нинди гади тезислар җиткерергә кирәк дигән сорауга Алексей Преснаков ышаныч белән җавап бирде: «Лозунглар җитәр. Патриотлык темасын универсаль һәм барысын да берләштерүче тел — мәдәният теле ярдәмендә алга этәрергә кирәк, ә бу әдәбият та, музыкаль әсәрләр дә, театр да, нәфис фильмнар да».