Мәдәни мохит
27 август 2025, 07:15

“Монда – искиткеч энергетика!”

Уфаның Совет майданында дүртенче тапкыр «Геройлар вакыты» Бөтенрусия патриотик җыр конкурсы башланды. Быел ул Армия мәдәнияте көннәренә багышланды.

“Монда – искиткеч энергетика!”“Монда – искиткеч энергетика!”
“Монда – искиткеч энергетика!”

Уфаның Совет майданында дүртенче тапкыр «Геройлар вакыты» Бөтенрусия патриотик җыр конкурсы башланды. Быел ул Армия мәдәнияте көннәренә багышланды.

    Ярымфиналга төрле яшьтәге 19 башкаручы узган. Иң яшь башкаручы Саратовтан 12 яшьлек мәктәп укучысы Елизавета Саксельцева. Кичә Юнир Хисмәтуллин башкаруында «Без шәйморатовчылар-батырлар» җыры белән башланды. Билгеле автор-башкаручы Рамил Бадамшин тамашачылар хөкеменә махсус операция яугирләренә багышланган җыр тәкъдим итте. Павильон” группасы үзенең "Волонтер" хитын башкарды.

"Рубин йолдызы" фронт бригадасының чыгышы кичәгә ямь өстәде. Конкурсантларның чыгышларын тыңларга Совет мәйданына меңләгән кеше килде. Алар арасында - мәктәп укучылары һәм студентлар, пенсионерлар һәм хезмәткәрләр, гаилә парлары, әлбәттә, МХОда катнашучылар.

 Тамашачылар концертта катнашучыларны аяк өсте басып сәламләде. 27 августа конкурсның финалы була. Ул 18.00 сәгаттә башлана. Керү ирекле.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас