Мәдәни мохит
27 август 2025, 09:25

Бүген Армия мәдәнияте көннәре тәмамланачак

Оборона министрлыгы проектының соңгы көне вакыйгаларга бай булачак.

Бүген Армия мәдәнияте көннәре тәмамланачакБүген Армия мәдәнияте көннәре тәмамланачак
Бүген Армия мәдәнияте көннәре тәмамланачак

Оборона министрлыгы проектының соңгы көне вакыйгаларга бай булачак.

  Дәүләт академия рус драма театрында М.Кәримнең «Кичерү»  повесте буенча М. Рабинович куелышында «Ай һәм яфраклар коелу» спектакле була. Анда СВО катнашучылары һәм аларның гаиләләре чакырылган.

 Фестивальнең мәртәбәле кунаклары рәссамнар Юрий Сивачев һәм Андрей Дареев мастер-класслар үткәрәчәкләр. Алар сугыш хәрәкәтләре ветераны портретын ясаячак. Фестивальнең эшлекле программасында – мәдәниятне  һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча республика башлыгы каршындагы совет утырышы, шулай ук «Музейлар һәм Геройлар: патриотик тәрбиягә яңа алымнар» семинары.

Россия Герое генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның туган көнендә мәртәбәле кунаклар легендар полководец һәйкәленә чәчәкләр салачаклар.

   Кич белән Совет мәйданында җиңүчеләрне бүләкләү белән бергә  «Геройлар вакыты» Бөтенрусия патриотик җыр конкурсының финалы узачак. Тамашачылар алдында конкурста катнашучылар, Башкорт дәүләт филармониясенең эстрада-джаз оркестры, Оборона министрлыгының иҗат коллективлары һәм Русиянең атказанган артисты  Ольга Кормухина чыгыш ясаячак. Башлана 18.00 сәгатьтә, керү ирекле .

 

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас