

"Армия мәдәнияте көннәре" кысаларында Уфада Нестеров исемендәге башкорт дәүләт сәнгать музеенда "Русияне яңадан ачабыз. Бергә» күргәзмәсе ачылды. Ул Армия мәдәнияте көннәренә һәм Рус география җәмгыятенең 180 еллыгына багышлана.Анда ХХ гасырның соңгы унъеллыклары – ХХІ гасыр башы Совет һәм Русия сынлы сәнгате белән бәйле күренекле рәссамнарның әсәрләре тәкъдим ителә. Бер күргәзмәдә - Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясе әгъзалары һәм Башкортстан һәм Русия рәссамнары эшләре.Проектта катнашучыларның берсе - Андрей Дареев, Греков исемендәге легендар хәрби рәссамнар студиясе әгъзасы. Аның иҗаты туган илгә һәм аның кешеләренә мәхәббәтнең гимнына әверелде.Үзенең чыгышында ул Башкортстан җиренә карата җылы хисләре белән уртаклашты:
-Бер төркем рәссамнар белән без һәр җәй Белорет районына барабыз. Барлык авылларны йөреп чыктык. Халык белән аралашабыз, зарисовкалар ясыйбыз һәм нәтиҗәдә зур сюжетлы картиналар язабыз.Башкорт авыллары тормышыннан нәкъ менә шушы кояшлы сюжетлар кешеләр тарафыннан танылу ала. Дареев үз эшләрен гади кеше бәхетенә багышлый.
Фото: фестивальнең матбугат хезмәте