Мәдәни мохит
23 август 2025, 15:42

"Мәдәният һәм армиянең бәйләнеше нык"

Башкортстанда Русия Оборона министрлыгының “Армия мәдәнияте көннәре” федераль проекты 27 августка кадәр барачак.

"Мәдәният һәм армиянең бәйләнеше нык""Мәдәният һәм армиянең бәйләнеше нык"
"Мәдәният һәм армиянең бәйләнеше нык"

Башкортстанда Русия Оборона министрлыгының “Армия мәдәнияте көннәре” федераль проекты 27 августка кадәр барачак.

- Быел Башкортстанда уза торган проектның уникальлеге шунда: ул бөтен республиканы берләштерәчәк. Бөтен республиканы колачлый торган масштаб, мөгаен, бездә беркайчан да булмагандыр. Минем уйлавымча, Армия мәдәнияте көннәре кысаларында алдагы алты көн республиканың барлык халкын берләштерәчәк. Барысы да безнең уртак тарихи хәтеребезне һәм мәдәниятебезне саклауның бөек миссиясенә катнашын тоячак, һәм без барыбыз да мәдәният һәм армиянең, хәрби эшнең бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән булуын күрәчәкбез, - диде «Россия» медиаүзәгендә узган матбугат конференциясендә Әминә Шәфыйкова.

Ул шулай ук Башкортстанның барлык мәдәният учреждениеләрендә патриотик юнәлештәге чаралар – һәлак булган герой-сугышчыларны искә алу көннәре узачагын да билгеләп үтте. Республиканың музейларында, театрларында һәм ачык мәйданчыкларында барлыгы 300дән артык мәдәни, мәгариф һәм патриотик чаралар көтелә. Алар барысы да Ватанны саклаучыларга — 80 ел элек илне саклаучыларга һәм моны хәзер эшләүчеләргә багышланачак.

Узган ел Санкт-Петербургта халыкара мәдәни форумда Армия мәдәнияте көннәрен уздыру урыны итеп Башкортстан сайланган иде. Россия Оборона министрлыгының федераль проектын республикада уздыру инициаторы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булды.

Очрашуда Россия Оборона министрлыгының мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер да катнашты.

Аның фикеренчә, Башкортстанда армия мәдәнияте көннәре республика иҗат коллективларының һәм Россия Оборона министрлыгының уртак чыгышларын уникаль итә.

— Бу вакыйгада иң мөһиме - армия коллективларының да, республика коллективларының да уртак чыгышлары. Бу уртак иҗат, без рус, башкорт җырларын җырлыйбыз һәм туган җиребездән көч алабыз. Шуның белән без мәдәниятнең кешегә йогынтысының әһәмиятен күрсәтергә тиеш, - диде Ольга Фаллер.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас