

Беренче көн программасында маэстро Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге Башкортстан Дәүләт оркестры һәм танылган солистлар: РФ атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Әскәр Абдразаков, шулай ук илнең атказанган артисты Василий Ладюк һәм Беларусь Республикасының атказанган артисты Оксана Волкова башкаруында сугыш еллары турындагы һәркемнең яраткан җырлары яңгырады.
Русиянең төп музыкаль вакыйгаларының берсенең икенче кичәсе дә тирән мәгънәләргә бай булырга вәгъдә итә. Бүген, 23 августта, Совет мәйданында БР Дәүләт оркестры белән бергә Бөекбританиядән чакырылган кунак – пианист Фредерик Кемпф чыгыш ясаячак, ул Петр Чайковскийның беренче фортепиано концертын башкарачак, ә концертның икенче бүлегендә Дмитрий Шостаковичның атаклы «Ленинград» симфониясен ишетәчәкбез.
24 август кичендә кунаклар рус һәм башкорт академия композиторлык мәктәпләренең симфоник шедеврларын тыңлаячак.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: «Башинформ».