

2025 елда ул беренче тапкыр Башкортстанда Армия мәдәнияте көннәре кысаларында уза. Беренче көн программасында - Русия Федерациясенең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты Әскәр Абдразаков, Русия Федерациясенең атказанган артисты Василий Ладюк, Халыкара конкурслар лауреаты Оксана Волкова (Беларусь) башкаруында, Дмитрий Крюков җитәкчелегендәге БР Дәүләт академия симфоник оркестры озатуында һәркемнең яраткан җырлары яңгырый.
Концертта шулай ук БР Сәйфуллин исемендәге дәүләт академия хор капелласы һәм Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театры хоры катнаша.
- Быел безнең репертуар бераз башкачарак. Бүген без фестивальне барыбызга да яхшы таныш җырлар белән ачабыз. Без аларны әни сөте белән сеңдердек, һәм аларны бергә җырларбыз, еларбыз һәм шатланырбыз дип уйлыйм, чөнки алар беркемне дә битараф калдырмый, - дип сөйләде БР Дәүләт академия симфоник оркестры генераль директоры, БР атказанган артисты Артур Нәзиуллин.