

22-27 августта Башкортстанда Русия Федерациясе Оборона министрлыгы һәм БР Мәдәният министрлыгының «Армия мәдәнияте көннәре» уртак проекты узачак. Республика башкаласында барлыгы 30дан артык төрле мәдәни вакыйга, күргәзмәләр, мастер-класслар һәм эшлекле очрашулар көтелә.
Башкортстан Башлыгы указы нигезендә гамәлгә ашырылачак проект Русиядә Ватанны саклаучылар елына, Башкортстан Республикасында СВОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елына, шулай ук Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Проектның төп девизы – “Армия. Мәдәният. Бердәмлек”. Чаралар республиканың барлык муниципалитетларында да узачак, ә иң масштаблылары, әлбәттә, Уфада оештырыла.
Әлеге тарихи чарада Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Салават кызы Гомәрова, Русия Федерациясе Оборона министрлыгының Мәдәният департаменты директоры Артем Владимирович Горный, Русия Федерациясе Оборона министрлыгының мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Владимировна Фаллер, «Звезда» телеканалы алып баручысы, «Наследники победителей» мәдәни-тарихи хәтерне саклау фонды президенты Ирина Владимировна Лосик һ.б. мәртәбәле кунакларның катнашуы көтелә.
Сәхнәдә А.Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең «Кызыл Йолдыз» җыр һәм бию ансамбле, Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле, Ленинград, Көньяк, Үзәк хәрби округларның фронт иҗат бригадалары чыгыш ясаячак. Мастер-классларны М.Б.Греков исемендәге хәрби рәссамнар студиясе әгъзалары үткәрәчәк.
Мәдәни чарада безнең СВОда катнашучылар егетләр, шул исәптән Сибай филармониясе артистларын да күрергә мөмкин.
Алар алты көн дәвамында Уфаның Совет мәйданында узачак кичке концертлар «Армия мәдәнияте көннәре»нең якты вакыйгасы булачак. Концерт программалары көн саен 18.00 сәгатьтә башлана.