Мәдәни мохит
19 август 2025, 05:48

Китапханәчеләр «Хакыйкать сагында»

Уфада Армия мәдәнияте көннәре кысаларында «Хакыйкать сагында» китапханә форумы узачак.

Китапханәчеләр «Хакыйкать сагында»Китапханәчеләр «Хакыйкать сагында»
Китапханәчеләр «Хакыйкать сагында»

Уфада Армия мәдәнияте көннәре кысаларында «Хакыйкать сагында» китапханә форумы узачак. Форум китапханә өлкәсе белгечләрен, мәдәният җәмәгатьчелеге вәкилләрен һәм сәнгать эшлеклеләрен җыячак. Катнашучылар төбәкнең китапханә системасын үстерү һәм патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Сәламләү сүзе белән БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм Русия Оборона министрлыгының мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Фаллер чыгыш ясаячак.

Форум спикерлары сыйфатында З. Вәлиди исемендәге Башкортстан милли китахпханә директоры Айгөл Әминева, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов һәм Гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов чыгыш ясаячак. Шулай ук форум программасында — муниципаль китапханә вәкилләре чыгышлары.

Форумда катнашучылар китапханә системасын үстерүнең стратегик юнәлешләре, заманча технологияләр кертү, мәдәни мирасны саклау, яшьләрне патриотик тәрбияләүдә әдәбиятның роле һәм тарихны бозуга каршы тору турында фикер алышачаклар. Мәдәни институтлар аша гражданлык бердәмлеген ныгыту мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк. Катнашучылар шулай ук патриотик проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашалар.

Форумның төп өлешеннән соң катнашучыларны мәдәни вакыйга — «Көз романтикасы» III классик музыка фестивале көтә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас