

Бу сүзләрне М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студенты, Уфадагы “Татарча фатирник” татар яшьләре оешмасының әйдәп баручысы, Уфа “Нур” татар дәүләт театрының реклама бүлеге җитәкчесе Алина Сабитовага карап әйткәннәрдер кебек. Тагын андыйларны орчык кебек диләр. Эшләмәгән эше, йөрмәгән җире юк. Ничек өлгерә?! Әңгәмәбез әнә шул хакта.
-Алина, беренче чиратта үзең белән таныштырып үт әле. Кайсы як кызы син? Нинди гаиләдә туып үстең?
-Мин - Сабитова Алина Рөстәм кызы. 2003 елның 9 ноябрендә Бүздәк районы Уран авылында туып, шунда үстем. Әтием Рөстәм Радик улы - фермер, әнием Таңсылу Раил кызы - рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Энем Илдан 6 сыйныфта белем ала.
-Син студентмы?
-Әйе, мин - студент. Әлеге вакытта М.Акмулла исемендәге БДПУның татар теле һәм әдәбияты каферасында 5 курста белем алам.
-Бүгенге заманда яшьләр арасында телгә бәйле һөнәрләр “престижлы” саналмый. Сине татар телен сайларга нәрсә яки кем этәрде?
-Татар теленә булган мәхәббәтем, хөрмәтем мәктәптә үк уянды. Бүздәк районы Каран урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мансурова Зөлфия Җәмил кызы күңелемдә татар теленә карата сөю уятты. Туган телемдә җырлап, шигырьләр сөйләп, сәхнәдә чыгыш ясап үстем. 7 сыйныфта укытучым белән берлектә фәнни эш белән шөгыльләнә башладым. Әле укыган кафедра белән бәйләнешкә кердем. Анда үткәрелгән конкурсларны, конференцияләрне калдырмыйча, катнашып бардым. Хәтта татар теле буенча олимпиаданың халыкара этабына Казанга барып җитәргә насыйп булды.
Һәм әйтергә кирәк, балачакта телгән туган телгә сөю очкыннарын Зөлфия Җәмил кызы салса, университет диварларында ул очкыннарны ялкынга әйләндереп җибәрүчеләр остазларым Нурия Усман кызы Хәлиуллина, Илшат Сахиятулла улы Насыйпов, Альбина Габит кызы Халиуллина. Аларга мин чиксез рәхмәтлемен.
-Студент тормышың бик актив үтә шикелле?
-Әйе, нәкъ шулай. Студент тормышым бик актив минем. 1 курстан ук студсоветның актив әгъзасы булдым. Шулай ук хикәяләр, шигырьләр язу сәләтемне үстердем, фән белән дә шөгыльләндем. Нурия Усман кызы белән берлектә эшләп, фәнни мәкаләләр язып, Башкортстан буенча бирелә торган М. Акмулла исемендәге махсус стипендиягә лаек булдым.
-Үзең җитәкләгән “Татарча фатирник” турында да сөйлә әле безгә. Нинди оешма ул? Кемнәр җыела анда? Нәрсә белән шөгыльләнәсез?
-“Татарча фатирник”ның тарихы 2016 елдан ук башланган. Башта ул “Аулак өй” форматында узган булган. Әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтне саклап, яшьләр (нигездә студентлар) бергә җыелышып чәйләр эчкән, уйнаган, җырлашкан-биешкән. Кемдер хәтта чигү чиккән. Туган телебездә иркенләп аралашып утырган. Башта- Альбина Гильданова, аннан Диана Яхина җитәкчелегендә үткән чаралар. Хәзер инде менә мин җитәклим. Соңгы арада “фатирник”ның форматы шактый киңәйде. Үзебезне“Аулак өй” белән генә чикләп калмыйбыз. Заманча яшьләр өчен кызыклы чаралар да оештырабыз. Мәсәлән, Башкортстанда беренче татарча стендап үткәрдек. 150гә якын кунак килде. Бу, әлбәттә, безне бик нык шатландырды. Ул проект дәвамлы булыр. Шулай ук “Татар кызы” конкурсының республика этабын уздырдык. Финалга 6 кыз чыккан иде. Араларыннан берсен сайлап, Казанда узачак конкурсның финалына юлладык.
Моннан тыш, экскурсияләр уздырабыз, квизлар, квестлар, еш кына төбәкара конкурсларда катнашабыз.
-Сезнең оешмага яшьләр күп киләме соң? Активмы бүгенге татар яшьләре?
-Активистларыбыз күп, шөкер. Алар белән менә Бөтендөнья татар яшьләре форумына Казанга барырга әзерләнәбез. Төбәкара дусларыбыз күп безнең. Безнең төп максат- туган телебезне саклап калу. Татар телен үстерү, тулыландыру, яшь буын арасында тарату. Ата-бабаларыбыздан килгән утны күмергә әйләндермичә сакларга һәм киләчәккә алып барырга тиеш без.
-Моннан тыш, син “Нур” театрының реклама бүлеге җитәкчесе булып та эшлисең бит әле.
-Театр сәнгатенә мин балачактан гашыйк кеше. Шуңа күрә театрда эшләү минем өчен гади эш кенә түгел. Бәхет дисәм дә ачып бирми ул аны... Иҗат минем өчен - яшәү рәвеше. Аны эш дип кабул итмим мин. Шуңа күрә сәхнә артын күрү, шундый дәрәҗәле артистлар белән якыннан танышып эшләү, минем өчен бик шатлыклы хәл.
-Ә ничек килеп кердең “Нур”га?
- Туган телгә булган мәхәббәтем ярдәм итте. Татар теле минем өчен дөньяга ачкыч дисәм дөрес булыр, мөгаен. Аның ярдәмендә мин күп нәрсә генә белдем түгел, бик күп әйбәт кешеләр белән таныштым. Шуларның берсе - Ләйсән Сираева. Театрның реклама бүлеге җитәкчесе булып эшли иде ул. Үз янына эшкә чакырды. Менеджер булып эшли башладым, аннан дизайн белән шөгыльләндем. Менә хәзер үзем реклама бүлеген җитәклим. Яшь булуыма карамастан шушы эшне ышанып тапшыруларына театр җитәкчелегенә бик рәхмәлемен. Матур эшләрбез дип өметләнәм.
-Эшең ошый димәк?
-Әлбәттә! Оештыру эше белән шөгыльләнгән кеше төрле сфераларда белгеч булырга тиеш, минемчә. Шул очракта гына синең эшең яхшы килеп чыгачак.
-Ә боларның барысына да ничек өлгерәсең? Укырга вакытың каламы соң?
-Кала, укырга да вакытым кала. Бу эшләрнең берсен дә мәҗбүри дип кабул итмим. Миңа аларны башкару ошый. Аралашу, яңа танышлар табу мөмкинлеге ачыла.
-Тормыш принцибың нинди?
-Принцип булмыйдыр инде ул... Девизым дип әйтергәдер, бәлки. Юлны баручы җиңәр. Бу тормыш хәрәкәтсез бармый. Һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк, нидер эшләргә. Максатың бар икән, һичъюгы шул максатка карап торырга кирәк диләр бит. Ә яхшырагы шул максатка таба атларга, ә тагын да яхшырагы йөгерергә. Шуңа “юлны баручы җиңәр” дигән сүзләр миңа бик якын.
-Үзеңне ун елдан соң ничек күз алдына китерәсең?
-Бик фәлсәфи сорау, әлбәттә. Әлеге көндәге кебек дөньядагы иң бәхетле кеше итеп күз алдына китерәм.
-Иң зур хыялың нинди?
-Иң зурын түгел, балачак хыялымны әйтер идем. Кечкенәдән зур сәхнәгә менеп роль уйныйсым килә иде. Үсә төшкәч, мин бу хыялга аркылы такталар кагып куйдым. Әмма күрүегезчә, тормыш барыбер мине театрга алып килде. Һәм җылы гына бер нокта булып күңелемдә утырган балачак хыялым яңадан уянды.
-Кем белә, бәлки сине берәр рольдә күрербез әле?
-Бәлки, бәлки...
-Алтын балык тотсаң, нинди өч теләк әйтер идең?
-Тыныч күк йөзе сорар идем. Без әти-әниебез, туганнарыбыз белән тыныч кына яшәп ятсак та, “тегендә” күпме якташларыбыз һәлак була бит. Тизрәк тынычлык урнашсын иде. Мин ул алтын балыктан кешелек “сугыш” дигән әйберне онытсын дип сорар идем. Икенчесенә - сәламәтлек. Үземә, туганнарыма һәм барлык кешеләргә дә. Ә өченчесенә - тагын бер алтын балык сорар идем. Ул алтын балык минем тагын өч теләгемне үтәр иде. Менә шундый бик шәп инвестиция эшләр идем.
-Алина, ә син татарча гәзит-журналлар укыйсыңмы?
- Укыйм. Дөресрәге, алар биргән мәгълүматны телеграм-каналлары аша карап барам. Без бик кызу темплы заманда яшибез. Яшьләргә мәгълүмат та тиз барып җитәргә тиеш. Атна башында булган вакыйганы атна ахырында укып белүнең мәгънәсе юк. Шуңа күрә яшьләр күбрәк интернеттан мәгълүмат алалардыр. Әмма анда икенче бер проблема бар. Интернеттагы мәгълүматның дөрес булмавы да бар. Ялган хәбәрләр адаштырырга да мөмкин. Әмма монысы инде, кем әйтмеши, бөтенләй икенче вакыйга.
-Рәхмәт, Алина, бик кызыклы булды синең белән сөйләшү. Эшеңдә, укуыңда, тормышыңда уңышлар сиңа!