

Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, режиссер, педагог Илдар Хәйруллинга 75 яшь тулды.
Г.Камал театрының күренекле артисты Илдар Хәйруллин бүген без белгән күп артистларның остазы. Бу сәләтле милләттәшебез сәхнә актеры гына түгел, ул үзенең осталыгын яшьләргә мулдан өләшүче шәп мөгаллим дә. Юбиляр белән булган әңгәмәдән бер кыска гына, әмма кызыклы өлешен сезнең игтибарга җиткерәбез.
–Театрга килү юлы, балачак хакында искә алыйк әле. Сезне математика, физика кебек төгәл фәннәрне яратмаган, диләр.
– Яратмаудан түгел, аңламый идем. Мин тарихны, әдәбиятны, рус телен яраттым. Безнең йорт Казанның Островский урамында урнашкан иде. 5нче номерлы мәктәптә укыдым. IV сыйныфта чагында әти-әнине Саба районына эш белән җибәрделәр. Мин татарча белмим, авыл тормышын күрмәгән бала. Килеп төштек, шунда татар телен ишетә башладым. Аңа кадәр минем белән Казанда бераз дәү әни генә сөйләшә иде. Аңласам да сөйләшә белми идем. Сабада яшәгәндә акрынлап татарча сөйләшә башладым. Казанга театр училищесына килгәч, башта рус бүлегенә керергә теләдем. Ул чагында татар бүлеген җыймыйлар иде. Училище директоры ник килдең монда, дип сорады. Мин укырга керергә телим дигәч, син үзеңне көзгедән карадыңмы, бу кыяфәт белән кемне уйнарга җыенасың, ди. Киләсе елга татар төркеме җыелачак, менә шунда килерсең, диде. Рәхмәт аңа шулай куып җибәргән өчен. Икенче елны килсәм, татар төркемен беренче тапкыр Марсель Хәким улы белән Рифкать Бикчәнтәев җыя. Анда нинди генә укытучылар юк иде... Асия апа Хәйруллина, Шәхсәнәм Әсфәндиярова... Барысы да Мәскәүдә, ГИТИСта укыган затлы укытучылар. Алар үз тәҗрибәсе белән дүрт елда безне «кеше кыяфәтенә» кертте.
– Ә үзегезнең оныкларыгыз туган телен беләме?
– Мондый сүзләр әйткәч, ничек инде минем оныкларым татарча сөйләшмәсен?! Балалар бакчасына биргәч, икесе дә бер атнадан матур итеп русча сөйләшә башлады. Шуннан соң бик тырышырга туры килде. Русча дәшсәләр: «Балалар, мин бит аңламыйм», – дим. Ә аларга бит нәрсәдер кирәк, теләсәләр-теләмәсәләр дә татарча сөйләшергә туры килә. Хәзер китап уку юк. Ә бит чәчмә әсәрдә сүз байлыгы, җөмлә төзелеше. Тел бетсә, язучы да булмаячак. Сәнгатебез бетәчәк. Мин училищеда да утыртып укытам. Башта иҗекләп укыйлар. Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Гаяз Исхакый әсәрләрен укытам. Аннары татарча анализ ясыйбыз.
Сез дә шундый хәйләкәр алымнар кулланып, оныкларыгызга туган телләрен өйрәтәсездер, “Өмет”не укучы дуслар?!.
Чыганак: «Мәдәни җомга»