Мәдәни мохит
11 август 2025, 09:56

Сезонны “Җәяүле Мәхмүт” ача!

“Нур” театры коллективы яңа эш өстендә.

Сезонны “Җәяүле Мәхмүт” ача!Сезонны “Җәяүле Мәхмүт” ача!
Сезонны “Җәяүле Мәхмүт” ача!

“Нур” театры коллективы яңа эш өстендә.

 

“Нур” театры коллективы җәйге яллардан соң Мостай Кәримнең “Җәяүле Мәхмүт” пьесасы өстендә эшне дәвам итә.

Пьеса 1981 елда язылган. Куелышлар тарихы артык зур түгел.  Спектакльне сәхнәгә чыгару өстендә режиссер Илсур Казакбаев җитәкчелегендәге талантлы команда: рәссам – Геннадий Скоморохов, яктылык буенча рәссам – Сергей Скорнецкий, композитор – Магуля Мезинова, хореограф – Ольга Даукаева, видеограф – Эльвина Тангатарова  эшли.  

Режиссерны Мостай Кәрим иҗаты буенча белгеч дип атарга була. Аның исәбендә халык шагыйре әсәрләре, шул исәптән проза һәм поэзия буенча берничә куелыш  бар. “Җәяүле Мәхмүт” режиссерның игътибарын мәхәббәт хакындагы көчле тарих буларак җәлеп иткән.“Бу безнең тормышыбызны алга этәрүче төп хис. Аны кеше көтә, эзли, әмма шул ук вакытта аның белән даими конфликтта тора, - дип үз фикерләре белән уртаклаша режиссер. - Мәхәббәт беркайчан да кешенең ихтыярына буйсынмый, аны әле бәхетле, әле бәхетсез итә. Әмма ничек кенә булмасын, мәхәббәтсез тормышның кызыгы юк. Дөнья классикасының иң танылган әсәрләре мәхәббәткә багышланган. Безнең булачак спектакльдә дә язмыш геройларны шундый зур хис белән каршы ала, аларның ныклыгын тикшерә. Бу ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр тарихы. Ярату хисе белән ничек яшәргә, теләсә нинди шартларда аңа ничек ачык булырга - бу хакта сөйләшәчәкбез”, - дип фикерләре белән уртаклаша режиссер.

Рольләргә Башкортстанның атказанган артистлары Чулпан Раянова, Айнур Баянов, Гөлназ Биктимерова, Вилдан Мисбахов, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Финә Вәлиева һәм башкалар, шул исәптән яшь, әле яңа гына труппага кергән артистлар җәлеп ителгән. Премьера, элегрәк хәбәр ителгәнчә, 34-нче театр сезоны ачылу көнендә - 30 сентябрьдә булачак.

Алинә Сәбитова фотолары.

Фотода: Илсур Казакбаев репетиция барышында.

Сезонны “Җәяүле Мәхмүт” ача!
Сезонны “Җәяүле Мәхмүт” ача!
Сезонны “Җәяүле Мәхмүт” ача!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас