Мәдәни мохит
11 август 2025, 08:30

«Нур» Махачкалага бара!

Алда зур гастрольләр!

«Нур» Махачкалага бара!«Нур» Махачкалага бара!
«Нур» Махачкалага бара!

 

Алда зур гастрольләр!

18-20 сентябрь көннәрендә Махачкалада Уфа «Нур» татар дәүләт театрының «Зур гастрольләр»е узачак. Гастрольләр Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенрусия гастроль-концерт планы нигезендә «Росконцерт» федераль дәүләт бюджет учреждениесы  тарафыннан оештырыла.

 «Зур гастрольләр» программасының төбәкара юнәлеше кысаларында Алим-Паша Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт кумык музыкаль-драма театры сәхнәсендә Илгиз Зәйниевның «Мәхәббәт элмәге», Эсфир Яһудинның «Коеп куйган фәрештә», Илдар Юзеевның «Тау» спектакльләре күрсәтеләчәк.

 

Русия Федерациясе мәдәният министры Ольга Любимованың сүзләренә караганда, «Бөтенрусия гастроль-концерт планының төп максаты – илнең мөмкин кадәр күбрәк халкын безнең милли коллективлар һәм театрлар иҗаты белән таныштыру. Ел саен проектка яңа катнашучылар кушыла, һәм без иҗади гаиләбезнең даими үсүенә бик шатбыз. Шулай итеп, уникаль мәдәни традицияләребез, музыка һәм театр мәктәпләребез сакланып кына калмый, ә бөтен Россия күләмендә яңа табынучыларын да таба».

 

 

Уфа «Нур» татар дәүләт театрының директоры Фирзәт Габидуллин: «Дагыстан Республикасының башкаласына гастрольләр – «Нур» театры коллективы өчен күптән көтелгән вакыйга. Күпмилләтле Дагыстан төрле телләргә, мәдәниятләргә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә бай. Бу сыйфатлары белән ул йөзләгән милләт вәкиле яшәгән Башкортстанга охшаш. Уфа «Нур» татар дәүләт театры һәм тел буенча аңа тугандаш  А.-П. Салаватов исемендәге  Дагыстан дәүләт кумык музыкаль-драма театры арасында иң яхшы иҗади казанышларны үзара алмашу –  Русиянең тугандаш халыклары арасында рухи һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту юнәлешендә мөһим вакыйга. Моннан тыш, безнең театрның гастроль туры 1995 елның 16 маенда Дагыстан  һәм Башкортстан Республикалары Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануга 30 ел тулуга багышланган».

 

«Мәхәббәт элмәге», 16+

комедия

Авторы: Илгиз Зәйниев

Режиссеры: Башкортстанның халык артисты, Ш. Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин

Рәссам: Полина Емельянова

Композитор: Башкортстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юлай Үзәнбаев

 

Балконнан килеп кергән кунак  - яшь, креатив заман кешесе. Ә фатир хуҗасы – бүгенге тормышта юллары буталган, шулай да искиткеч зур талант иясе. Бу очрашу аларның икесенең дә тормышын кискен үзгәртә: уртак бизнес, дан-мал, табыш-алкыш! Ә иң мөһиме  – яшь егет гомер юлы үткән ир узаманына дүрт хатыны арасында кайсысы чынлап та үзенә тиң яр икәнлеген аңларга ярдәм итә. 

 

Актерлар составы: Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының атказанган артисты  Эльмир Газизуллин, Айдар Хөснетдинов, Башкортстанның – халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова, Башкортстанның атказанган артисты Лиана Хәертдинова, Башкортстанның атказанган артисты Рида Фәхрисламова, Башкортстанның халык артисты Резида Зарипова, Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова.

 

 

«Коеп куйган фәрештә», 16+

музыкаль комедия

Авторы: Эсфир Яһудин

Режиссеры: Башкортстанның атказанган артисты, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Вәлиев

Рәссам: Башкортстанның атказанган рәссамы Нурия Габидуллина

Композитор: Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш. Бабич исемендәге Республика яшьләр премиясе лауреаты  Урал Иделбаев

 

Кияүгә чыгарга телисеңме? Танышлык агентлыгына рәхим ит! һәм күңелеңә хуш килгән ярны сайлап ал. Яки газета белдерүләрендә үзеңнең сөйгәнеңне эзлә. Ялгызлыктан туйган ханымнар шулай эшли дә. Тик тормыш бит шундый әкәмәт! Игълан аша эзләгән яр - ханымның күршесе булып чыга! Еласаң  - ела, көлсәң - көл. Ничек кенә оят булмасын, башланган эшне ярты юлда калдыру безнең ханымнарга хас түгел!  

 

Актерлар составы: Башкортстанның атказанган артисты Вилдан Мисбахов, Руслан Хисәметдинов, Башкортстанның атказанган артисты Ирина Ганиева, Башкортстанның атказанган артисты Рида Фәхрисламова.

 

 

«Тау», 12+

драма

Авторы: Илдар Юзеев

Режиссеры һәм музыкаль яктан бизәүчесе: яшь мәдәният эшлеклеләре өчен РФ Президенты премиясе лауреаты, «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе номинанты, Дамир Сираҗиев исемендәге иҗтимагый премия лауреаты Айдар Җаббаров

Куючы рәссам: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Ибраһимов

Яктылык буенча рәссам: Ольга Окулова

Пластика буенча режиссер, хореограф: Софья Гуржиева

Вокал буенча педагог: Башкортстанның атказанган артисты Нурия Мортазина

Видеограф: Игорь Домашкевич

 

Тау - ул сихри көчкә, серләргә ия урын. Борын-борыннан таулар кеше акылын һәм күңелен үзенең бөеклеге, рухы белән җәлеп иткән. Ата-бабаларыбыз өчен ул изге урын булган, анда гашыйклар очрашкан, тугрылык вәгъдәләре, мәңгелек мәхәббәт антлары яңгыраган. Ләкин тормыш тегермәне кешеләрнең язмышын аяусыз или. Гореф-гадәтләр онытыла, вәгъдәләр  мәгънәсен югалта, тау матди табыш урынына әверелә. Шулай да табигать кануннары кешедән көчлерәк. Вакыт барын да үз урынына утырта. Кешеләрнең хыянәтен, ваемсызлыгын, комсызлыгын яраланган Тау гафу итәрме? Җир-ананың сыкравы язмышларда ничек чагылыр? Бу сорауларга җавапны без ике гашыйкның мәхәббәте тарихында табарбыз.

 

Актерлар составы: Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Рушат Мөдәрисов, Айдар Хөснетдинов, Башкортстанның атказанган артисты Чулпан Раянова, Илгизә Муллабаева, Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Биктимерова, Башкортстанның атказанган артисты Вилдан Мисбахов, Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Эльмир Газизуллин, Айдар Хөснетдинов, Лилия Таҗетдинова, Гөлназ Кашапова, Азат Вәлиуллин, Руслан Хисаметдинов, Бәхтияр Мөдәрисов.

 

 

 

 

Белешмә өчен:

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы илнең бөтен территориясен колачлаган бердәм гастроль системасын торгызуга юнәлдерелгән. План масштаблы федераль программаларны үз эченә ала – 2014 елда старт алган «Зур гастрольләр»  һәм 2020 елда башланган «Без – Россия». «Зур гастрольләр» (театрлар гастрольләре) проекты театр коллективларының Россиядә һәм чит илләрдә тамашачылар белән иҗади хезмәттәшлеге кысаларын киңәйтергә тиеш. «Без – Россия» федераль программасы (милли коллективлар гастрольләре) кысаларында милли хореография һәм хор коллективларына, Халык уен кораллары оркестрлары һәм ансамбльләренә, җыр һәм бию театрларына ярдәм күрсәтелә.

 

2022 елда Бөтенроссия гастроль-концерт планына Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән иҗади коллективлар кертелде, ә яңа төбәкләрдә федераль һәм төбәк театрлары, милли коллективлар гастрольләре зур уңыш белән үткәрелә башлады.

2024 елда Россиянең 88 төбәгендә 288 театрның һәм 75 коллективның гастрольләре узды, 1921 спектакль һәм 606 концерт күрсәтелде. Бердәм федераль план нәтиҗәсендә илнең иң ерак шәһәрләре һәм кече торак пунктлары тамашачыларына да театр куелышларын һәм күренекле коллективларның концертларын карарга мөмкинлек бирелде.

Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенрусия гастроль-концерт планы кысаларындагы гастрольләрне һәм чараларны «РОСКОНЦЕРТ» учреждениесы оештыра.

 

«РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, СССРның дәүләт концерт-гастроль бюросы – «Союзконцерт»ның хокукый варисы буларак, үз тарихын 1967 елдан алып бара. Ул мәдәният өлкәсендә иң әһәмиятле Россия һәм халыкара программаларны оештыручы булып тора.

Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы йөкләмәсе буенча   халыкара мәдәни хезмәттәшлек өлкәсендә «РОСКОНЦЕРТ»  Социалистик Вьетнам, Мисыр гарәп, Һиндстан, Иран Ислам, Корея, Кытай Халык, Тунис, Көньяк Африка,    Әзербайҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Көньяк Осетия республикалары һәм башка илләр белән алмаш яки кисешкән  чаралар үткәрә.

 

Учреждение П.И. Чайковский исемендәге халыкара конкурс; балет артистларының Халыкара конкурсы; Халыкара балалар мәдәни форумы; С. Рахманинов исемендәге Халыкара пианистлар, композиторлар һәм дирижерлар конкурсы; балет артистларының һәм хореографларның Бөтенроссия конкурсы;  «Мәдәни карта 4+85» Бөтенроссия программасы; Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы кебек Бөтенроссия, халыкара конкурслар, фестивальләр һәм масштаблы программалар үткәрүне җитәкли.

 

 

 

 

 

«Нур» Махачкалага бара!
«Нур» Махачкалага бара!
«Нур» Махачкалага бара!
«Нур» Махачкалага бара!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас