Мәдәни мохит
10 август 2025, 12:00

Танылган якташыбыз Раушания Исхакова: «БәлешФест» — халыклар дуслыгы бәйрәме

Фестиваль очраштыра, таныштыра, дуслаштыра, ди ул. Әйтергә кирәк, әлеге зур күләмле вакыйгага әверелгән чара — Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Башкортостан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Рима Үтәшева тырышлыгы һәм булдыклыгы белән үткәрелә.    

Танылган якташыбыз Раушания Исхакова: «БәлешФест» — халыклар дуслыгы бәйрәмеТанылган якташыбыз Раушания Исхакова: «БәлешФест» — халыклар дуслыгы бәйрәме
Танылган якташыбыз Раушания Исхакова: «БәлешФест» — халыклар дуслыгы бәйрәме

«БәлешФест» фестивале халыклар традицияләре һәм гореф-гадәтләре аша күрсәтелгән дуслык һәм бердәмлек бәйрәме, дип әйтергә була. Безнең Башкортстан Республикасы күпмилләтле. Барлык халыклар дус һәм тату яши. Һәрбер халыкның үз йолалары, милли киемнәре һәм ашлар бар. Бәйрәм вакытында боларның барсында күрергә мөмкин иде.

  Күңел ачу программасы кысаларында кунаклар традицияләр рухына чумды, уеннарда катнашты, халык осталары иҗаты күргәзмәсе белән танышты һәм бөтен гаилә өчен тематик мәйданчыкларда балалар белән ял итте. Башкорт һәм татар эстрадасының популяр башкаручыларыннан төзелгән концерт республикабызның төрле районнарыннан килгән үзешчән фольклор ансамбльләрнең чыгышлары белән үрелеп барды. 

Бәйрәмне оештырган БР Мәдәният министрлыгына, Республика халык иҗаты үзәгенә, БР халыклары дуслыгы йортына, Бүздәк районы Администрациясенә, “Башкортостан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасына һәм һәрбер катнашучыга рәхмәтләр әйтәсе килә. Бүздәк районы быел да сынатмады, үзенең дуслыгын, кунакчыллыгын килгән кунакларга хөрмәтен күрсәтте.

Раушания ИСХАКОВА, танылган җәмәгать эшлеклесе һәм журналист. Ханты-Манси.

Танылган якташыбыз Раушания Исхакова: «БәлешФест» — халыклар дуслыгы бәйрәме
Танылган якташыбыз Раушания Исхакова: «БәлешФест» — халыклар дуслыгы бәйрәме
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас