

Муса Бигиев эзләреннән.
Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге татар зыялылары клубында фәлсәфи фәннәр кандидаты, доцент, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының диннәр һәм иҗтимагый фикер тарихы бүлеге мөдире, рухият һәм диният өлкәсендә бәйсез тикшеренүче Айдар Гарифетдин улы Хәйретдинов белән очрашу узды. Айдар әфәнде Муса Җаруллаһ улы Бигиевка багышланган, күптән түгел генә татар телендә, "Шәхесләребез" сериясендә чыккан 800 битлек фәнни биографик җыентыкның авторы. Аның дин, тарих мәсәләләренә кагылган китаплары, милләт язмышына битараф булмаганнар өчен зур табыш, әлбәттә.
Муса Бигиевның оныгы Алия ханым Бигиева белән очрашу да зур тәэссоратлар калдырды. Яшьләр очрашуда актив катнаштылар һәм бу чарага зур бәя бирделәр . Бу минем өчен зур шатлык. Чөнки яшьләрне киләчәктә һич кенә дә үзешмәкәр фольклор я булмаса формага гына кагылган башка юнәлештә күрәсе килми. Ә инде алар татар рухиятенең асылын сиземләп, аңлап калсалар, димәк без аларга бу ялкынны бирә алганбыз һәм киләчәктә алар өчен форма түгел, ә эчтәлек мөһим булачак.
Дөнъя, мәңгелек кыйммәтләр бик зур тизлек белән үзгәргән вакытта тамырларны, аеруча дингә һәм философиягә кагылган тарихларны барлап тору бик урынлы, минемчә. Биш сәгатьлек очрашу биш минут кебек тиз генә узып китте. Әлбәттә, бу вакыт эчендә, Айдар әфәнде сүзләре белән әйткәндә: "Үзенең гомерен мөселманнарны озак гасырларга сузылган рухи һәм фикри йокыларыннан уятуга багышланган, бу юлда җанын фида кылган бәндә, какшамас иман һәм хөр мөстәкыйль фикер иясе, тарихларда сирәк очрый торган киң карашлы һәм тирән белемле галим, югары әхлак сахибы... Галим дигәннән, Муса әфәнде дин галиме генә түгел, ул риязый, ягъни төгәл фәннәрдә дә үзен иркен тоткан, хәтта кешеләргә ачылган белем даирәсен"дини гыйлем", "дөньяви гыйлем" кебек ике тармакка аеруның дөрес түгеллеген аңлаткан" шәхеснең татар дөньясында, татар тарихында тоткан урынын аңлатып бирү мөмкин түгел. Ә кызыксынганнар өчен соңгы вакытта Муса Бигиевның китаплары чыкты, алар Айдар Хәйретдиновның тәрҗемәсендә татар телендә дә чыктылар.
Киләчәктә дә кызыклы очрашулар язсын безгә. Бергә булыйк!
Нәфисә Акчурина.