Мәдәни мохит
9 август 2025, 11:26

Мәскәүләргә барыгыз, «Мосфильм»ны күрегез

Күптән түгел, делегация составында илебез башкаласында урнашкан, ничәмә еллар буена легендар кинолар төшергән «Мосфильм»ны янәдән бер кат күрүләр насыйп булды.

Мәскәүләргә барыгыз, «Мосфильм»ны күрегезМәскәүләргә барыгыз, «Мосфильм»ны күрегез
Мәскәүләргә барыгыз, «Мосфильм»ны күрегез

«Мосфильм»га 1924 елда нигез салынган Совет һәм Русия киностудиясе. Русия кино -, теле - һәм видеопродукциясенең күпчелек өлешен җитештерү базасында гамәлгә ашырыла торган иң олы студияләрнең берсе икән ул.

Студия турында кайбер фактлар:

Воробьев тауларында урнашкан, территориясе мәйданы 34,5 гектарны тәшкил итә.

2020 елга киностудиядә 2500дән артык тулы метражлы кинофильм булдырылган.

«Мосфильм» да төшерелгән фильмнар даими рәвештә Халыкара кинофестивальләрдә, конкурсларда һәм кино күрсәтүләрдә катнаша, анда югары танылу ала.

Студиянең җитештерү куәте-елына йөздән артык картина, ләбаса.

«Мосфильм» да төшерелгән кайбер билгеле фильмнарны да атап була: «Ирония судьбы, или с легким паром!», «Служебный роман», «Любовь и голуби».

«Мосфильм»да аның музее, кино төшерү урыннары һәм студия белән павильоннар белән танышу мөмкинлеге бар.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Автор фотолары.

Мәскәүләргә барыгыз, «Мосфильм»ны күрегез
Мәскәүләргә барыгыз, «Мосфильм»ны күрегез
Автор:
Читайте нас