Мәдәни мохит
8 август 2025, 07:04

Режиссер Айдар Җәббаров театрдан китә

Режиссер Айдар Җәббаров Камал театры труппасы җыелышында театр белән хушлашты.

Режиссер Айдар Җәббаров театрдан китәРежиссер Айдар Җәббаров театрдан китә
Режиссер Айдар Җәббаров театрдан китә

Режиссер Айдар Җәббаров Камал театры труппасы җыелышында театр белән хушлашты.

«Камал театры –минем өчен туган театрым, режиссер буларак үстергән театрым – бу шулай булып калачак та. Миңа монда гел «тепличный» шартлар тудырдылар, теләгән әсәрләремне куйдым. Аллаһка шөкер, эшләдек. Китүемнең сәбәбе – күңелем белән шулай тоям, үсеш турында уйлыйм: башка театрны алып яңа театр төзергә, дигән исәбем бар. Бик зур рәхмәт! Фәрит абыйга, артистларга, цехларга бик зур рәхмәт!» – диде ул.

Уфа "Нур" татар дәүләт театрында "Тау" әсәрен сәхнәләштереп зур хөрмәт казанган яшь режиссер кайсы театрда йөзеп эшли башлар, тиздән белербез.

Чыганак: ИТ

Фото: ИТ

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас