Мәдәни мохит
4 август 2025, 06:27

Саф һавада кино күрсәтеләчәк

Фильмның сюжеты үзәгендә - популяр видеоблогер булырга хыялланган 11 яшьлек малай Тимур тарихы.

Саф һавада кино күрсәтеләчәкСаф һавада кино күрсәтеләчәк
Саф һавада кино күрсәтеләчәк

-Барлык уфалыларны һәм башкала кунакларын саф һавада вакыт уздырырга һәм бушлай кино күрсәтү белән ләззәтләнергә чакырам, - дип язган социаль челтәрләрендә Уфаның Октябрь районы администрациясе башлыгы Антон Тарасов. - Игелекле һәм чын-чынлап җәйге фильм һәркемгә ошар. Өлкәннәр үзләренең авылдагы кайгысыз балачагын, ә яшь буын гади шатлык һәм чын кыйммәтләр турында искә төшерәчәк. Күрсәтү 22.00 сәгатьтә башлана.

Фильмның сюжеты үзәгендә - популяр видеоблогер булырга хыялланган 11 яшьлек малай Тимур тарихы. Контент өчен ул иң куркыныч эш-гамәлләргә, шул исәптән велосипед урлауга да әзер. Тимернең атасы улының мавыгуы ошамый, шуңа бәхәскә керә: әгәр малай бер ай авылда бабасы янында чыдый алса, ул теләгәнен эшли ала.

Ничек булып бетәр бу бәхәс?

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас