

«Уфа-Арена»ның зур сәхнәсендә кемнәр сәламләр?
2025 елның 25 сентябрендә республиканың төп милли радиосы 25 яшьлек юбилеен билгели. Яраткан радиобызны һәм аның күпсанлы тыңлаучыларын котларга «Уфа-Арена»ның зур сәхнәсенә Башкортстан, Татарстан, Мәскәү, Казахстан, Кытайдан популяр башкаручылар җыела.
Халыкара фестивальдә Элвин Грей, Илсөя Бәдретдинова, “Бишбармак” оркестры, Зәйнетдин, Акимхан Маженов һәм Акбота Коснадин, Нәзифә Кадыйрова, Айдар Галимов, Идрис Газиев, Рөстәм Гыйззәтуллин, Bebi TI һәм Азамат Тимеров, Фәдис Ганиев һәм Лилия Биктимерова, Фәрвәз Урманшин һәм Резеда Әминева, Гөлназ Асаева һәм Вилли, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Рәсүл Карабулатов, Азат Җиһаншин, Идел Нургалин, Эдуард Хөснетдинов, Сәгыйдулла Байегет, Гөлсем Бикбулатова, Рамазан Биккинин, Илнур Рамазанов, ХуанСу, Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия бию ансамбле һәм башка популяр артистлар чыгыш ясый.
25 ел дәвамында «Юлдаш» - республика рупорына әйләнгән радио, халыкны тәүгеләрдән яңалыклар белән таныштыра, рәсми мәгълүматлар җиткерә, халык белән сайлау кампанияләрендә катнаша, басу эшләрен яктырта, икътисад, социаль тормыш, җиңүләр һәм проблемалар турында сөйли, мохтаҗларга ярдәм итә, дөньяга сибелеп яшәгән милләттәшләрне берләштерә, хәйрия акцияләре оештыра, матур йолаларны, телне, рухны саклый, тарихны оныттырмый, шул ук вакытта заман белән бергә атлый. Димәк, Башкортстанның аерылгысыз бер өлеше булып эшли һәм яши. Шуның өчен дә төп ният: “Юлдаш” радиосының юбилеен халык бәйрәме итеп билгеләү.
«Безнең көндәлек хезмәтебез, тәүлек әйләнәсенә эшләгән эфир, тапшырулар һәм җырлар, сөюебез – барысы да тыңлаучыларыбыз өчен. Без бу көннең «халыкчан» радионың тыңлаучылары күңелендә йолдызлы кунаклар белән генә түгел, 25 ел дәвамында озата килгән моңлы җырлар, истәлекле бүләкләр, җылы мохит, илһамландыргыч очрашулар белән хәтердә калуын телибез. Барыгызны да безнең уртак бәйрәмгә көтәбез!"- ди оештыручылар.