Мәдәни мохит
29 июль 2025, 12:23

Һәвәскәр театрлар Кушнаренко районына җыелачак

Катнашучылар яше 18 яшьтән алып.

Һәвәскәр театрлар Кушнаренко районына җыелачакҺәвәскәр театрлар Кушнаренко районына җыелачак
Һәвәскәр театрлар Кушнаренко районына җыелачак

Сентябрьдә Кушнаренко районында "Театрлы Идел буе" округ фестиваленең төбәк этабы чикләрендә "Театр рампасы" һәвәскәр театрлар республика фестивале үтәчәк. Проект җитәкчеләрнең һәм һәвәскәр театр коллективларында катнашучыларның һөнәри осталыклары дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән.
Катнашуга, кайсы ведомствога карамастан, Театр коллективлары, пантомималар театрлары, агитация-сәнгать театрлары, театр-студияләр, әдәби-шигърият театрлары чакырыла. Катнашучылар яше 18 яшьтән алып.
Фестивальгә драматик спектакльләр, мини-спектакльләр, кече формадагы спектакльләр (1 - 3 актер катнашлыгындагы моноспектакльләр), балалар өчен спектакльләр, бер актлы спектакльләр, музыкаль спектакльләр, хореографик яисә бию-пластика спектакле, әдәби-музыкаль яисә музыкаль-драматик композицияләр тәкъдим итәргә мөмкин.
Проект ике: сайлап алу һәм финал этапларында үтәчәк. Фестиваль турындагы положениены БР Халык иҗаты үзәге (РЦНТ) сайтыннан таба аласыз: https://rcntrb.com/ru/dokumenty/polozheniya-festivalej-i-konkursov/10727-polozhenie-o-respublikanskom-festivale-lyubitelskikh-teatrov-teatralnaya-rampa

Һәвәскәр театрлар Кушнаренко районына җыелачак
Һәвәскәр театрлар Кушнаренко районына җыелачак
Һәвәскәр театрлар Кушнаренко районына җыелачак
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас