

Шәхсән үзем, Уфага булган сәфәрләремнең берсендә бу йорт-музей эшчәнлеге белән ныклап та танышып чыктым. Башкортстанның Совет массакүләм мәгълүмат чараларына нигез салучыларның берсе булган Мәҗит Гафури белән бәйле истәлекле урыннарда булуны үз алдыма бурыч итеп куйган идем.
Әйтергә кирәк, максатка ирешелде. Инде ничәмә еллар дәвамында музей өчен җан атып эшләүче танылган әдәбият белгече һәм галимә Гадилә Бүләкова бөтен залларын күрсәтеп чыкты.
Мәҗит Гафуриның йорт-музее турында белешмә: Гоголь урамы, 28/1 адресы буенча урнашкан бу йорт Мәҗит Гафурига 1923 елның җәендә Башкортстан халык шагыйре исеме бирелү уңаеннан Башкортстан Үзәк Башкарма комитеты карары белән бүләк ителә. Бу йортта М.Гафури 1923-1934 елларда яшәгән.
Биредә әдип остасы "Кара йөзлеләр", "Тормыш баскычлары" повестьларын, "Кызыл Йолдыз" драмасын, "Хезмәт кешесе" операсының либреттосын һәм бик күп шигырьләрен язган. Әлеге музей бинасы- 19 гасыр архитектура һәйкәле һәм 1948 елда ул тантаналы төстә халык өчен ачылган булган.
Хәзерге вакытта музейның 7 залы бар. 4 залда шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында документаль экспозиция урнаштырылган, ә калган 3 залда Мәҗит Гафури һәм аның гаиләсе фатирының мемориаль шартлары торгызылган. Чын экспонатлар милли әдәбият классигы яшәгән атмосфераны һәм вакытны тудыра. Музей-йортның бәһасез истәлекләре Мәҗит Гафурины шагыйрь итеп кенә түгел, атасы, ире, дусты итеп тә күрсәтергә булыша. Музей фондларында 2000нән артык экспонат саклана.
Уфа каласы үзәгенең иң тарихи, матур урыннарындау урнашкан бу йорт-музейда һәркемгә булып чыгарга киңәш итәр идем.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.