Мәдәни мохит
18 июль 2025, 04:00

Бакалы кызы "Керәшен чибәре" конкурсында катнаша: Уңышлар юлдаш булсын, Лиана

Елның-елында Бакалы районы керәшеннәре ут күрше Татарстан Республикасында узучы Питрау бәйрәмендә лаеклы чыгыш ясый. Ансамбльләр белән килә. Өстәвенә, икенче ел рәттән "Керәшен чибәре" конкурсында якташыбыз Лиана Маркова да катнаша. Лианага ихлас йөрәктән бергәләп уңышлар телик. 

Бакалы кызы "Керәшен чибәре" конкурсында катнаша: Уңышлар юлдаш булсын, ЛианаБакалы кызы "Керәшен чибәре" конкурсында катнаша: Уңышлар юлдаш булсын, Лиана
Бакалы кызы "Керәшен чибәре" конкурсында катнаша: Уңышлар юлдаш булсын, Лиана

Лиана Маркова - Бакалы яклары кызы. Әлеге көндә Уфа шәһәрендәге «Балалар һәм диетик туклану үзәге» муниципаль автономлы учреждениесендә тырыш хезмәт куя. Ифрат күп сәләтләргә ия булган якташыбыз буш вакытларында бию, йога һәм сәяхәт итү белән мавыга.
«Үзебезнең бай культураны ныклап өйрәнүне,мөмкин кадәр күбрәк керәшен яшьләре белән танышуны һәм үземдә керәшенлекне арттыруны үз алдыма максат итеп куям. Конкурста җиңеп, Башкортостанга «Керәшен чибәре» таҗын алып кайтучы беренче керәшен кызы буласым килә. Бу минем хыялым, теләгем. Чибәрлек дип әйтүгә уема «күңеле белән матур кеше – чын чибәр» дигән сүзләр килә. Кеше ихлас күңелле, игелекле һәм көнче булмаса, аның күңел матурлыгы шунда ук күзгә ташлана. Шушы сыйфатлардан башка, бары тышкы кыяфәтнең генә матур булуы чибәрлек түгел әле ул», - дип сөйли ул конкурсанткалар белән таныштыру барышында.

Шулай ук Лиананың Ватан һәм ватанпәрвәрлек турындагы фикерләре дә игътибарга лаеклы, дип саныйм.

«Җаным белән үзем омтыла торган урын. Авылым, өебез… Анда мине һәрчак көтәләр. Ватан ул – ыру тамырларым, гаиләбез, андагы традицияләр һәм йолалар, тарихыбыз. Ватан ул – яңа гына чабылган үлән исе, яңгыр шавы, әнием пешергән тәмле пироглары. Ватан ул – үзем сөйләшә торган туган телем; бай мирасыбызны, фольклорны үз эченә алган культурабыз», - ди ул.

«һәр мизгелнең кадерен белергә, тормыштагы барлык хәлләрне дә тиешенчә, тыныч күңел белән кабул итәргә. Үзеңә карата ничек булуларын теләсәң, башкаларга карата да шундый яхшы мөнәсәбәттә бул» дигән девиз белән яши яшь кыз. 

Лианага дәрәҗәле бәйгедә җиңеп чыгуын һәм Питрау сәхнәләрен бар халыкны таң калдырып уңышлы чыгыш ясавын телибез.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Туганайлар" сайты.

 

Бакалы кызы "Керәшен чибәре" конкурсында катнаша: Уңышлар юлдаш булсын, Лиана
Бакалы кызы "Керәшен чибәре" конкурсында катнаша: Уңышлар юлдаш булсын, Лиана
Автор:
Читайте нас