

Быел сабантуй Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Мәйданчыкта сугыш геройларына багышланган күргәзмә эшләде, анда СВО яугирләренә хатлар язарга, маскировка челтәре үрергә яки парашют җыярга өйрәнергә дә мөмкин булды. Төп сәхнәдә иртәдән кичкә кадәр артистлар һәм бию коллективлары чыгыш ясады. Безнең республикадан чакырылган артистлар арасында - «Бишбармак» оркестры, Башкортстанның атказанган артистлары Гаяз Гаетбаев һәм Айгөл Әсәдуллина һәм башка танылган башкаручыларның чыгышларын тамаша кылдык.
Милли көрәш мәйданчыгында 15 илдән килгән спортчылар катнашында билбау көрәше буенча Дөнья Кубогының финал ярышлары узды. Сабантуйда беренче мәртәбә дөнья чемпионы белән нард уйнап була иде. Кунаклар өчен стильләштерелгән башкорт һәм татар авыллары торгызылды, анда тугандаш халыкларның мәдәнияте, традицияләре, теле һәм һөнәрләре белән танышырга мөмкин иде. Кымыз һәм бавырсаклар белән сыйладылар, халык уеннары уздырдылар, әкиятләр сөйләделәр, мәдәният белән таныштырдылар.
Балалар өчен Сабантуй мәйданчыклары эшләде, ә игелекле күршеләр урамында Мәскәүдә яшәүче төрле халыкларның чатырлары белән күпмилләтле программа җәелдерелде. Милли ризыкларны «Дөнья халыклары кухнясы» мәйданчыкларында татып карарга мөмкин иде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Мәскәүдә беренче сабантуй 1934 елда узган, ә 1989 елда традицияне яңадан торгызганнар. Шуннан бирле ил башкаласының да яраткан бәйрәменә әверелгән ул.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: ТР Дәүләт Советы Матбугат хезмәте.