

Шәйхзада Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе - Башкортстанның милли шагыйре Шәйхзада Бабич хөрмәтенә аталган. Ул аерым мәдәни казанышлары өчен Башкортстан Республикасы үсешенә зур өлеш керткән яшь язучыларга, рәссамнарга, артистларга, музыкантларга, архитекторларга һәм режиссерларга тапшырыла.
Лауреатлар арасында М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының баш режиссеры, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Милләт улы Хәкимов та бар.
Ул 1972 елның 1 июнендә туган. 1992 елда З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетын тәмамлаган. 2003 елда Русия театр сәнгате институтын (ГИТИС) тәмамлаган. 2002-2003 елларда Мәскәү Яңа драма театрында режиссер ассистенты булып эшли. 2003-2006 елларда М.Гафури ис. Башкорт академия драма театрында режиссер булып эшли. 2006 елдан — Башкортстан Республикасы Милли яшьләр театрының башкорт труппасы баш режиссеры.
Эшләгән елларында 20дән артык спектакль куйган, республика һәм шәһәрдәге күп кенә чараларда режиссер һәм жюри әгъзасы булган.
Рөстәм Хәкимов 2007 елда Г. Шәфыйковның “Урал батыр” башкорт халык эпосы инсценировкасы буенча “Урал батыр" спектаклен куйган өчен Ш. Бабич исемендәге премия лауреаты була.
Бу премия ике елга бер мәртәбә билгеләнә. Чираттагы премиягә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул итү бүген төгәлләнә. Тагын бер яңалык. Быелдан әлеге премия күләменә үзгәрешләр дә кертелде. Хәзер ул 500 мең сум тәшкил итәчәк.