

Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге ярдәме белән “Татарча фатирник/Аулак өй” татар яшьләр оешмасы тарафыннан әзерләнгән һәм үткәрелгән чарада тамашачылар каршында чибәрлектә һәм осталыкта сынашырга алты кыз чыкты.
“Ни өчен алты гына?” дип гаҗәпләнүчеләр арасында мин дә бар. Шуңа күрә бәйгенең ничек узуы турында бәян иткәнче әлеге сорауга ачыклык кертергә булдым.
-Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләрдән егермедән артык гариза кабул иттек без, - диде төп оештыручы булган “Татарча фатирник” җитәкчесе Алина Сабитова. - Әмма бәйгенең беренче - сайлап алу этабында таләпләргә ярашлы рәвештә күбесен кире кагарга туры килде. Чөнки конкурста катнашуның үз шартлары бар: татар телен камил белү, конкурсантның яше 27дән узмаган булу һәм никахта булмау. Теләкләре зур булса да, шушы өч шартның әле берсе, әле икенчесе, әле өченчесе туры килмәү сәбәпле күпләрне финалга ала алмадык.
Нәтиҗәдә, Чакмагыш, Федоровка, Илеш районнарыннан һәм Уфа шәһәреннән алты кыз финалга үткән. “Люди” коворкинг-залында узган чарага Азалия Гыйльметдинова, Дилбәр Әбдиева, Регина Сәлимгәрәева, Алия Мөхәммәтҗанова, Әдилә Садртдинова, Илүзә Абдуллина сайлап алынган.
Алар үзләрен дүрт төрле бәйгедә күрсәтте: видеовизитка форматында үз-үзең белән таныштыру, иҗади номер, интеллектуаль чыгыш, тукмач кисү.
Тамашачылар “Видеовизитка” конкурсы аша кызлар белән танышты. Аннан соң иҗади чыгыш кысаларында аларның җыр-моңга, биюгә сәләтен күрде. Интеллектуаль конкурста исә аларның татар телен белү дәрәҗәсе һәм фикерләү сәләте ачылды. Кызлар бирелгән темалар (Башкортстан татарлары, татар халкының тарихы, әдәбияты, милли киемнәр) буенча кыскача гына чыгыш әзерләргә тиеш иде. Бәйгенең иң күңеллесе аш-су осталыгын сынау булгандыр. Анда конкурсантлар токмач җәеп, кисәргә тиеш булды. Әллә ни авыр бирем дә түгел кебек. Әмма бүгенге “әзергә-бәзер” змананында үзе токмач кисә белгән яшь кызларны “Кызыл китап”ка кертерлек бит инде ул. Җитмәсә, сәхнәдәгеләр камыр басып, җәеп, токмач кискән арада аларның залда утырган җанатарлары кемузардан кызларны дәртләндерүдә “көч сынашты”.
Әйткәндәй, һәр милли чарага хас булганча, “Татар кызы” бәйгесе дә җыр-моң белән үрелеп барды. Баянчылар Данис Мофаззалов һәм Динар Хөсәенов баяннарын кулларыннан да төшермәде. Кайчандыр “Нәүрүз гүзәле” конкурсында катнашып, җиңүгә ирешкән Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Дамира Сәетова да, Гөлназ Мөхәммәдиева да гүзәллек бәйгесенең үз тормышларында нинди зур роль уйнавы турында сөйләп үтте. Гөлназ Мөхәммәдиева 32 ел элек бәйгедә бүләк ителгән калфагын киеп килгән иде. Ул кызларны да халкыбызның гореф-гадәтләрен, телебезне кадерләп сакларга өндәде.
Чарада мәртәбәле кунаклар да катнашты. Алар арасында Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, “Татар кызы” халыкара бәйге дирекциясенең башкаручы директоры Алмаз Хәлиуллин, «Татар кызы-2024» бәйгесенең Самара жиңүчесе Фәрзәнә Мәхмүтова бар иде.Конкурсант кызларның осталыгын исә «Татарча фатирник / Аулак өй» җитәкчесе Алинә Сабитова рәислегендәге жюри бәяләде. Анда Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, «Татар кызы - 2024» бәйгесенең Башкортстандагы жиңүчесе Алсу Дәүләтшина, татарча кичәләр оештыручы Булат Миндияров, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова булды. Алар тарафыннан бәйгенең җиңүчесе дип Илеш районы кызы, бүгенге көндә Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы студенты Азалия Гыйльметдинова танылды. Әлеге карар тамашачылар тарафыннан көчле алкышлар белән хупланды. Азалия Казанда узачак конкурсның ярымфиналында Башкортстанны тәкъдим итәчәк. Халыкара «Татар кызы – 2025» ның финалы исә Ырынбур шәһәрендә узачак.
Җылы һәм уңайлы атмосферада үткән күңелле бәйгене йомгаклап, оештыручылар кызларга бүләкләр әзерләүдә ярдәмләшкән, осталык дәресләре, тренинглар үткәргән Уфа “Нур” татар дәүләт театры, “Голоса” вокал мәктәбе, “ZAMAN” татар рестораны, “Уфа Права” автомәктәбе, “Твой букет” чәчәкләр салоны, “Люди” коворкинг-залы җитәкчелегенә, коуч, психолог Гөлшат Сафина, “Ләззәт” татлы зефирлардан чәчәк гөлләмәсе ясаучы Альбина Гыйльданова, милли кием тегү остасы Эльнара Уразмәтовага рәхмәтләрен җиткерде. Кызларга исә алдагы тормышларында уңышлар, киләчәктә дә актив һәм кыю булуларын, куйган максатларына ирешүләрен теләп хушлаштылар.