Мәдәни мохит
27 июнь 2025, 14:23

"Нур" театры иҗади мизгелен япты

Уфа “Нур” татар дәүләт театры XXXIII иҗат мизгелен Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” спектакле белән япты.

"Нур" театры иҗади мизгелен япты"Нур" театры иҗади мизгелен япты
"Нур" театры иҗади мизгелен япты

Уфа “Нур” татар дәүләт театры XXXIII иҗат мизгелен Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану” спектакле белән япты.

Ел дәвамында театр вакыйгалар, очрашулар белән яшәде: премьералар, чыгышлар, гастрольләр, фестивальләр, җиңүләр, табышлар-ачышлар – болар барысы да коллективның уртак хезмәте җимеше . Ел дәвамында спектакльләр тулы заллар белән үтте. Тамашачыга берничә премьера тәкъдим ителде: Илдар Юзеевның “Тау” (режиссеры – Айдар Җаббаров), Василий Товстоноговның “Кар” (режиссеры – Гүзәл Абушахманова-Акбердина), Рим Хәсәновның “41-нең көзендә” (режиссеры – Зиннур Сөләйманов), Владимир Жеребцовның “Яшик әле” (режиссеры – Азат Җиһаншин), Биләл Аппаевның “Дәртле ир – башка чир” (режиссеры – Илдар Вәлиев) спектакльләре.

Кечкенә тамашачылар да читтә калмады. Алар өчен Наил Гаетбаевның “Акылга утыртты!” спектакле куелды. Режиссеры – Азат Җиһаншин.

Сезон Пермь өлкәсендә Кудымкар шәһәрендә VII милли театрлар фестивале “Сообщение”дән башланса, XVII төрки телле театрлар фестивале “Нәүрүз” белән тәмамланды. Фестиваль мәйданнарында тамашачының ихлас сөюен яулаган “Туташ” спектакле балкыды. Беренче татар артисткасы, “Нур” театрына нигез салучы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемен мәңгеләштерүче әсәр театрның абруен тагын да күтәрде.

Россия мәдәният министрлыгы оештырган “Зур гастрольләр” федераль программасында даими катнашу шулай ук театрның яңа казанышы булып торды.

Апрель аенда театр сәхнәсендә Дагыстан Республикасының кумык дәүләт музыкаль-драма театры гастрольләре үтте. Алмаш гастрольләр белән “Нур” Дагыстанның башкаласы Махачкалада сентябрьдә чыгыш ясаячак.

Мизгел ябылу тантанасында елның эш йомгаклары барланды. Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать, белем һәм иҗади проектлар бүлеге җитәкчесе Айгөл Зөлкарнаева театрның аеруча зур казанышларга ирешкән хезмәткәрләрен бүләкләде.

Башкортстан Республикасының театр сәнгате өлкәсендә намуслы эшләгәне һәм аны үстерүгә үз өлешен керткәне өчен артистлар Эльвира Бигалиева һәм Айдар Хөснетдинов министрлыкның Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Шулай ук, э ирешкән уңышлары, югары һөнәри осталыгы һәм намуслы хезмәте өчен, артист Илшат Салаватов Башкортстан Республикасы мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләнде.

Шундый ук Рәхмәт хатлары хокукый тәэмин итү һәм дәүләт сатып алулары бүлегенең баш белгече Алина Харитоновага, сату итү һәм хезмәтләр күрсәтү бүлеге админитраторы Альбина Арслановага, хуҗалык бүлеге хезмәткәре Альбина Идиатуллинага тапшырылды.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас