Мәдәни мохит
22 Июня 2025, 17:04

Шаран үзәгендә Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачырга җыеналар

Шаран районында танылган җырчы, Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачылачак.

Шаран үзәгендә Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачырга җыеналарШаран үзәгендә Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачырга җыеналар
Шаран үзәгендә Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачырга җыеналар

Монументны Шаран авылының үзәк мәйданында урнаштыралар, дип хәбәр итте «Башинформ».

Фән Вәлиәхмәтов һәйкәлен ачу тантанасы 28 июньдә була. Халык артистын искә алырга башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары җыелачак.

Фән ага  2024 елда вафат булды. Аңа 74 яшь иде. Фән Вәлиәхмәтов 2013 елда Шаран районының Мактаулы гражданины исеменә лаек булды. Аның таланты һәм хезмәте туган районында югары бәя алды. Аңа шулай ук мактаулы исемнәр бирелде: Башкортстан Республикасының (2011) һәм Татарстан Республикасының (2007) халык артисты, БАССР (1989) һәм Татарстан Республикасының (1994) атказанган артисты. 2021 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров артистка Салават Юлаев орденын тапшырды. 

 

 

Шаран үзәгендә Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачырга җыеналар
Шаран үзәгендә Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачырга җыеналар
Автор:
Читайте нас