Мәдәни мохит
14 июнь 2025, 09:51

Аблай урамнарына гармун моңнары яңгыратып

Чакмагыш районының иң зур авылларының берсе булган Аблай авылында Сабантуйга бүләк җыю йоласы булды.

Аблай урамнарына гармун моңнары яңгыратыпАблай урамнарына гармун моңнары яңгыратып
Аблай урамнарына гармун моңнары яңгыратып

Елның-елында Аблай халкы Сабантуй бәйрәмен көтеп ала, шаулатып-гөрләтеп, зурлап үткәрә. Кайсыбер төбәкләрдә сөрән салу, Сабантуйга бирнә җыю, дип аталган йоланы да елдагыча дәррәү башкара аблайлылар.

Быел да елдагыча матур итеп җигүле атта авыл уңганнары Аблай урамнарын урады.

Гармунда оста итеп Рамил Халиков уйнаса, фото һәм видео аша бу күңелле мизгелләрне хезмәт ветераны Наил Сәетгәрәев тарихка теркәде.

Танылган шагыйрә, Аблай авылында туып-үскән Клара Низаева-Вәлиева:

Сабантуйга — утлар кабызыйк

Әй, авылым! Тәгәрәп үскән җирем!

Кайттым сиңа өзелеп, сагынып,

Сиңа бирер өчен чәчәк гөлен

Кошлар белән килдем талпынып.

 

Синдә яши газиз кешеләрем

Нигез коган сабакташларым.

Монда атам-анам, дус-ишләрем,

Туган йортым, авылдашларым.

 

Якын миңа һәрбер сукмагың,

Яланаяк йөргән чирәмең.

Яшьлегемнең тәүге хисле язын

Таныш юлларымнан эзләдем...

 

Мәчетемдә азан сибә моңын

Яңгыратып таңлы иртәдә,

Өндәп тора безне изге урын

Иман белән гомер итәргә.

 

Моңсуланып калган Сабантуйга

Очкын сибеп кабат кабызыйк.

Безне күрештергән күркәм тауга,

Һәр елны без килеп табыныйк!

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Аблай урамнарына гармун моңнары яңгыратып
Аблай урамнарына гармун моңнары яңгыратып
Автор:
Читайте нас