

Җәйге матур кичтә 20 еллык юбилеен билгеләп үтүче «Лада» ансамбле үзенең җыр-моңнары белән барысын да сөендерде.
Бәйрәм булгач, әлбәттә котлауларсыз да булмый! Иҗат коллективын балалар сәнгать мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова һәм районның Ветераннар Советы рәисе Эдгар Ениикеев тәбрик иттеләр, ихлас теләкләрен ирештерделәр.
Концерт барышында туган як композиторларының, Фәүзә Гасакированың җырлары яңгырады. Хореография бүлеге укытучылары вальс тәкъдим иттеләр. Халык күптәннән яратып өлгергән җыр-моңнарга кушылып җырлады да, биеде дә.
Чараны зур осталык белән сценарий авторы Чакмагышның абруйлы пианисткасы, атаклы музыканты Зөлфия Низаева-Назаргулова алып барды.
Концерт программасы Чакмагыш районының 90 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена да бер мәдхия буларак кабул ителде. Истә калырлык булды.
Юлай НИЗАЕВ.
Фото: Чакмагыш сәнгать мәктәбенең «ВКонтакте»дагы төркеменнән.