

Китап бәйрәменең төп максаты нидә?
Башкалабызда үткән халыкара китап ярминкәсе "Китап-Бәйрәм-2025”нең төп үзенчәлеге – ул чын күңелдән китап сөючеләр, язучылар һәм укучылар өчен файдалы чыгышлар, осталык сәгатьләре һәм дискуссияләргә бай булды. Чара барышында китап күргәзмәләре, урамнарда китап кибетләре, тематик почмаклар оештырылды, һәр теләгән кеше үзенең яраткан китабын таба алды.
Китап бәйрәменең төп максаты – китапка булган мәхәббәтне арттыру, яшь буынны укуга җәлеп итү. Махсус программалар, төрле милләт әдәбиятлары тәкъдим ителде, олысы-кечесе өчен квест һәм уеннар оештырылды. Шулай ук, танылган башкорт, татар һәм рус язучыларының очрашулары узды.
Бу тантаналы чара тарихында Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы да үз иҗади эзен калдырды. Кафедрабызда уңышлы эш алып барган укытучылар, иҗатка ихлас гашыйк булган студентлар һәм “Китап” нәшриятының хезмәткәрләре күңелләрдә якты хатирә булып калырлык очрашу уздырдылар. Сәгыйдуллина Лилия, Фазлетдинов Илдус, Хәлиуллина Альбина үз иҗат җимешләре белән кунакларны таныштырдылар, “Китап” нәшрияты белән тыгыз бәйләнештә булулары, үз китабың дөнья күрсен өчен нинди кызыклы һәм бераз авыр юллар үткәннәре белән бүлештеләр. "Китап" нәшриятының татар (милли) телләр секциясе мөхәррирләре Динә Морзакаева, Гөлшат Абдуллина, Фирдинә Зиннәтуллина халыкка файда китерә торган эшләренең кызыклы моментлары белән уртаклаштылар. Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасының “Китап” нәшрияты белән һәрчак элемтәдә булулары шундый уңышлы нәтиҗәгә китергәне горурлык хисе уята. Киләчәк буынга, без – студентларга бу чара зур этәргеч булып тора! Шундый тырыш, гадел шәхесләр белән аралаша алу, киңәшләшү – безнең өчен мәртәбә. Очрашуда үз музыкаль бүләге белән Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Элмир Газизуллин да катнашты.
Мондый очрашулардан соң, иҗатка яңа караш уяна, милләтебез өчен горурлык хисе арта һәм телебезнең киләчәге барлыгы, аның тик безнең кулларда икәнлеге кабат ачыклана.
Азалия Исмәгыйлова.