Мәдәни мохит
5 Июня 2025, 09:34

Хатын-кызлар җыелган җирдә

Осталык сәгатьләрендә миллилек үрнәкләре.

Хатын-кызлар җыелган җирдәХатын-кызлар җыелган җирдә
Хатын-кызлар җыелган җирдә

Осталык сәгатьләрендә миллилек үрнәкләре.

 

5-6 июньдә Уфада «Торатау» конгресс-холлында «Хатын-кызлар бәхете территориясе» Бөтенрусия академиясенең бишенче юбилей тантанасы ачылды.

    «Хатын-кыз бәхете территориясе" төрле мәнфәгатьләр белән яшәүче, ибат итүче хатын-кызларны берләштерә.

 «Бәхет территориясе» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова  билгеләп үткәнчә, бернинди кыенлыкларга карамастан, чара чираттагы тапкыр Башкортстанда уза. "Без янә бирегә җыелдык. Монда алга барырга, үсәргә сәләтле, үзләренең нәрсә эшли алулары турында уртаклашырга теләгән хатын-кызлар бар. Мин озак вакыт эчендә безнең белән булган һәркемгә рәхмәт белдерәм», – диде ул. Академиянең катнашучыларын «Homay» хиты белән «Аy Yola» төркеме сәламләде.

 

   Шушы еллар эчендә «Хатын-кызлар бәхете территорияләре» командасы республикабызның 45 муниципалитетында форум узды. Мәйданчыкларда Мексика, Дубай, Беларуссия, Үзбәкстан, Оманнан кунаклар һәм экспертлар көтелә. Ике көн дәвамында «Сәламәтлек территориясе» мәйданчыклары эшләячәк, анда балалар һәм өлкәннәр өчен бушлай консультацияләр узачак. Күргәзмә зоналары быел «Мәдәни код» эгидасы астында узачак. Чарада иң яшь катнашучылар өчен уңайлы «Балачак мәйданы» оештырылачак, анда лекция вакытында балаларны калдырып булачак.

      «Хатын-кыз бәхете территориясе" фестивалеендә "Сәхибҗамал" оешмасы әгъзасы, оста куллы Зилина ханым Садретдинова кул эшләре һәм милли ризыклар күргәзмәсендә катнаша. Җитез. оста  куллы ханым осталык сәгате дә оештырды.

Хатын-кызлар җыелган җирдә
Хатын-кызлар җыелган җирдә
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас