Мәдәни мохит
4 июнь 2025, 10:57

"Алтын кадак"

Башкортстанда ике "Алтын кадак» теркәләчәк.

"Алтын кадак""Алтын кадак"
"Алтын кадак"



"Башинформ" агентлыгындагы пресс-конференциядә шул хакта сүз барды. Йөзләгән
миллион еллар формалашкан геологик катламнар күренеп торган урыннар халыкара комитет карары белән бу статус бирелә. Мондый статус әлегә кадәр Русиядә юк иде. Кытайда-11, АКШта һәм Англиядә - 9, Үзбәкстанда 1 андый урын бар.
11 июньдә Башкортстанда "Усолка" һәм "Ерак Түлкән" гә "Алтын кадак" статусы бирелү тантанасы үтәчәк. Аларның икесе дә "Торатау" геопаркы биләмәләрендә урнашкан. "Бу - дөнья күләмендә әһәмияткә ия булган фәнни-геологик вакыйга",- диде Русия Фәннәр академиясенең геология институты директоры Сергей Ковалев.
Шунысы кызыклы: мондый сирәк очрый торган геологик могҗизага тиң урыннар Башкортстанда тагын да берничә икән. Аларны дөнья фәнни даирәләренә җиткерәсе һәм шуңа лаек статус аласы гына кала. Бу хакта ЮНЕСКОның Башкортстандагы вәкиле
Рената Локманова, УФҺТУ дан геолог Лариса Белан һәм "Торатау" геопаркының генераль директоры Артур Иделбаев, нигезле дәлилләр китереп, бу эшнең төбәкнең индустриаль булмаган үсешенә зур этәргеч бирәчәге хакында сөйләде.

Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас