

Уфада «Китап-Байрам» III халыкара китап ярминкәсе узды. Гадәттәгечә китап бәйрәме уфалыларда һәм шәһәр кунакларында зур кызыксыну уятты. “Китап-Байрам” – сәүдә урыны гына түгел, ә беренче чиратта мәдәни өлкәдә тәҗрибә уртаклашу һәм белем алу өчен киңлек. Ярминкә быел да вакыйгаларга бай булды: авторлар белән дистәләгән очрашулар, мастер-класслар, кино күрсәтүләр, сәхнә осталарының спектакльләре һ.б. Шунысы мөһим, күпләр бәйрәмгә гаиләләре белән килде. «Китап-байрам»ның бөтен асылы шунда – төрле буын вәкилләрендә дә китапка, укуга һәм сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Ярминкә- саннарда
Өч көн эчендә Совет мәйданына, һава торышының шактый эссе булуына карамастан, 184 мең кеше килеп киткән. Якынча 11,7 млн сумга 30 меңгә якын китап, 2,5 млн сумлык кул эшләре сатылган. Ярминкәдә 27 тематик һәм интерактив мәйданчык эшләде, 35 лекция, тренинг һәм мастер-класслар укылды.
Бәйрәмгә килгән халык игътибарына 14 спектакль, театрлаштырылган тамашалар һәм концертлар күрсәтелде. Шагыйрьләр һәм язучылар белән 120дән артык очрашу, 6 акция һәм бер флешмоб үткәрелде. СВО сугышчыларына 1000 гә якын хат һәм открытка язылган, 240 квадрат метр маскировка челтәре үрелгән. «Республика Башкортостан» нәшрият йортының газета-журналларына 411 язылу теркәлгән, шуларның 56сы «Игелекле язылу» акциясе кысаларында.
Китап язучылар яңа бинада
“Китап-Байрам” ярминкәсе кысаларында Башкортстан Язучылар берлеге йорты капиталь ремонттан соң ачылды.
- Бүген без ремонттан соң Язучылар берлеге йортын ачабыз. Башкортстан Язучылар берлеге 1934 елда оештырылган. Ул халкыбызның зирәклеген чагылдыручы кешеләрне берләштерә. Һәм, әлбәттә, алар Бөек Ватан сугышы ветераннары тарафыннан салынган традицияләрне саклый. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән әдәби-патриотик акцияләр циклы өчен сезгә аерым рәхмәт белдерәм. Сезнең күбегез берничә тапкыр алгы сызыкта булды. Мондый һөнәри сәфәр нәтиҗәсендә якташларыбызның батырлыгына багышланган яңа әсәрләр – повестьлар, хикәяләр, шигырьләр дөнья күрә. Моның өчен сезгә зур рәхмәт! – диде Радий Хәбиров язучылар җәмәгатьчелеге вәкилләрен истәлекле вакыйга белән котлап. Шлуай ук төбәк Башлыгы каләм ияләренә әдәби иҗат өлкәсендәге казанышлары өчен Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Быел төп китап - “Урал батыр”
«Китап-байрам» халыкара китап ярминкәсендә катнашучылар ел саен уникаль басма бүләккә тапшырылу шаһитлары булалар. Быел “Урал батыр” башкорт эпосының уникаль нөсхәсе шундый китап булды.
Масштаблы форум кысаларында Тарих, тел һәм әдәбият институты тарафыннан башкорт телендә бастырылган «Урал батыр» эпосының машинкада язылган тексты белән 2014 елгы китапның факсимиль күчермәсе тапшырылды.
«Урал-батыр» башкорт халык эпосы 1910 елда Баймак районының Идрисов һәм II Иткүл авылларында күренекле башкорт чәчәне, драматург, фольклорчы һәм мәгърифәтче Мөхәммәтша Бурангулов тарафыннан язып алынган.
«Урал-батыр» китабының күчермәсен 8 июньдә Евразия күчмә цивилизацияләр музее коллекциясенә тапшырачаклар. Бу көн очраклы гына сайланмаган: республика Башлыгы указы белән ел саен 8 июньдә «Урал батыр» эпосы көне үткәреләчәк.
Басма матбугат та китап бәйрәмендә
Быел басма матбугат та, димәк, безнең “Өмет” гәзите дә бәйрәмдә актив катнашты. Ярминкәгә килүчеләрне гәзит белән таныштыруыбыз җыр-моң, уеннар, викториналар белән үрелеп барды. Бу җәһәттән безгә “Өмет”нең дуслары Уфа "Нур" татар дәүләт театрының сәләтле артистлары, "Символ" театр студиясе җитәкчеләре Лениза һәм Символ Гәйнетдиновлар ярдәм итте. "Нәүрүз" ансамбле солистлары да ямь өстенә ямь өстәде. Чараны Венера ханым Идрисова алып барды. "Өмет"нең баш мөхәррире Рәдис Ногманов барлык кунакларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде, гәзитне алдыручы тугры дусларыбызга рәхмәтләрен белдерде. "Өмет" гәзитенең тарихы, бүгенгесенә багышланган төрле кызыклы сораулардан торган викторина да бик күңелле үтте.
БДПУда тәрҗемәчегә укыган Төркия егете Туна "Өмет" коллективы янында тукталып, гәзитләрне карады, хәтта укырга тырышты. Һәм кайбер сүзләрне укып, татар теленең төрек теле белән охшаш яклары күп булуын ассызыклады.
Бәйрәм түрендә – балалар!
1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, ярминкәдә аеруча зур игътибар нәкъ кечкенәләргә багышланды.
Бу көнне билгеле балалар язучысы Валентин Постников да укучылар белән очрашты.
- Фестивальгә мин әтием Юрий Михайлович Дружковның китабын алып килдем. Узган ел аңа 60 яшь тулды. Минем әти - Совет балалар әдәбияты классигы, «Веселые картинки» журналына нигез салучы. Аның юбилеена «Карандаш һәм Самоделкин маҗаралары» китабы яңадан нәшер ителде. Шулай ук Карандаш һәм Самоделкин турында минем китаплар сериясе дә чыкты, - дип сөйләде ул.
Валентин Юрьевичның балачакта яраткан персонажы Карлсон булган. Аларның йортында еш кына балалар язучылары була.
- Минем бурыч – укуның кирәклеген генә түгел, ә шәп, кызыклы булуын җиткерү. Әгәр баланың телефонмы, әллә китапмы дигән сайлау мөмкинлеге бар икән, ул беренчесен сайлый, чөнки уйнарга, укуга караганда, һәрвакыт җиңелрәк. Сез телефонда утырганда, башыгызда берни дә калмый. Укыганда сез бик күп яңа нәрсәләр белерсез, барлык маҗаралар да төп геройлар белән түгел, ә Сезнең белән булган кебек борчыласыз. Сез китап кибетенә яки китапханәгә барганда, китапны түгел, ә үз язмышыгызны сайлыйсыз дип әйтергә була, - диде язучы.
Валентин Постников шулай ук "Китап-Байрам" ярминкәсенең масштабларын да билгеләп үтте:
- Уфага беренче тапкыр килүемә бик шатмын. Шәһәр искиткеч матур. Ярминкәне оештыру ошады, барысы да дөрес урнаштырылган. Китап фестивалендә әти-әниләре, әби-бабалары белән килгән балалар күп. Балалар язучысы буларак бу минем өчен бик мөһим, -диде ул.
Бәйрәмдә балалар өчен бик күп күңелле уеннар оештырылды, театрлаштырылган тамашалар күрсәтелдәе һәм спектакльләр уйналды.
Моннан тыш, балалар үзләре дә актив катнашучылар иде. Совет мәйданында ул көнне Башкортстанның җыелма балалар хоры чыгыш ясады. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт «Китап-Байрам» III Халыкара китап ярминкәсенең финал аккорды булды. 600 кешедән торган җыелма хор составында - бөтен республикадан балалар музыкаль белем бирү оешмаларының 20 коллективы. Концерт программасына 17 әсәр кергән. Алар арасында танылган патриотик җырлар, туган җир һәм Җиңү турында композицияләр бар иде.
Концертны тамаша кылган Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ансамбльнең чыгышы форумны югары ноктада тәмамларга мөмкинлек бирүен әйтте.
- Миңа калса, ярминкә бик матур тәмамланды. Бер сәхнәгә төрле районнардан балалар җыелган, шундый тирән, патриотик җырлар яңгырый – бу чыгыш көчле тәэсир калдырды, - диде республика җитәкчесе «Китап-Байрам» ярминкәсенә йомгак ясаганда. – Бу форум бик файдалы һәм нәтиҗәле узды. Совет мәйданында исә тормыш дәвам итә - киләсе атнада биредә Русия уенчыкларына багышланган «Айда играть» фестивален ачачакбыз. Бу да - мөһим һәм кирәкле тарих.
Бәйрәм тәмам! Һәм бәйрәмгә рәхим итегез, дуслар!