

“Китап-Байрам” халыкара китап ярминкәсенең өченче көнендә билгеле балалар язучысы Валентин Постников укучылар белән очрашты.
- Фестивальгә мин әтием Юрий Михайлович Дружковның китабын алып килдем. Узган ел аңа 60 яшь тулды. Минем әти - Совет балалар әдәбияты классигы, «Веселые картинки» журналына нигез салучы. Аның юбилеена «Карандаш һәм Самоделкин маҗаралары» китабы яңадан нәшер ителде. Шулай ук Карандаш һәм Самоделкин турында минем китаплар сериясе дә чыкты, - дип сөйләде Валентин Постников.
Валентин Юрьевичның балачакта яраткан персонажы Карлсон булган. Аларның йортында еш кына балалар язучылары була.
- Минем бурыч – укуның кирәклеген генә түгел, ә шәп, кызыклы булуын җиткерү. Әгәр баланың телефонмы, әллә китапмы дигән сайлау мөмкинлеге бар икән, ул беренчесен сайлый, чөнки уйнарга, укуга караганда, һәрвакыт җиңелрәк. Сез телефонда утырганда, башыгызда берни дә калмый. Укыганда сез бик күп яңа нәрсәләр белерсез, барлык маҗаралар да төп геройлар белән түгел, ә Сезнең белән булган кебек борчыласыз. Сез китап кибетенә яки китапханәгә барганда, китапны түгел, ә үз язмышыгызны сайлыйсыз дип әйтергә була, - диде язучы.
Валентин Постников шулай ук "Китап-Байрам" ярминкәсенең масштабларын да билгеләп үтте:
- Уфага беренче тапкыр килүемә бик шатмын. Шәһәр искиткеч матур. Ярминкәне оештыру ошады, барысы да дөрес урнаштырылган. Китап фестивалендә әти-әниләре, әби-бабалары белән килгән балалар күп. Балалар язучысы буларак бу минем өчен бик мөһим, -диде ул.
Фото: mgazeta.com