Мәдәни мохит
1 июнь 2025, 06:48

Пушкин кумык телендә һәм башка уникаль китаплар — бары тик «Китап-Байрамын»нда

«Китап-Байрамы» Халыкара ярминкәсе илебезнең төрле почмакларыннан сирәк китаплар сатып алу мәйданчыгына әверелде.

Пушкин кумык телендә һәм башка уникаль китаплар — бары тик «Китап-Байрамын»ндаПушкин кумык телендә һәм башка уникаль китаплар — бары тик «Китап-Байрамын»нда
Пушкин кумык телендә һәм башка уникаль китаплар — бары тик «Китап-Байрамын»нда

 Мәсәлән, «Дагыстан» нәшрият йорты павильонында укучыларны  халыкларының мәдәнияте, тарихы һәм традицияләре белән таныштыра торган нөсхәләр, Дагыстан классиклары — Ирчи Казак, Сөләйман Стальский һәм, әлбәттә инде, Рәсүл Гамзатов әсәрләре тәкъдим ителгән. Уникаль китаплар да бар: алар арасында Гамзатовның инглиз теленә тәрҗемә ителгән шигырьләр җыентыгы һәм хәтта Пушкинның кумык телендә әкиятләре дә бар. 

— Безнең нәшрият «Китап-Байрамын»нда инде өченче тапкыр катнаша, — дип сөйләде аның вәкиле Альпият Гаджиева.—  Узган ел Рәсүл Гамзатовның йөз еллыгына багышланган китапларыбыз ярминкәдә Гран-при һәм Башкортстан Республикасы Башлыгының махсус бүләген алды. Бу төбәктә безнең классикларны яратулары һәм бәяләүләре шатландыра, һәм һәркемнең Рәсүл Гамзатның «Сайланма» томы булырга тиеш дип саныйм.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Пушкин кумык телендә һәм башка уникаль китаплар — бары тик «Китап-Байрамын»нда
Пушкин кумык телендә һәм башка уникаль китаплар — бары тик «Китап-Байрамын»нда
Автор:
Читайте нас