Мәдәни мохит
1 июнь 2025, 12:55

Бүләккә- китап!

Уфада «Китап-Байрам» халыкара китап ярминкәсендә хәйрия акциясе өчен 500 дән артык китап җыйганнар.

Бүләккә- китап!Бүләккә- китап!
Бүләккә- китап!

Уфада «Китап-Байрам» халыкара китап ярминкәсендә хәйрия акциясе өчен 500 дән артык китап җыйганнар.

Форум эшенең өч көне дәвамында китапханәләр, нәшриятлар, ярминкә кунаклары әдәби әсәрләр белән уртаклашты. Бүген китапларны Уфа хосписына һәм балалар социаль учреждениеләренә тапшырдылар. Шулай ук хәйриячеләр ярдәме белән оешмаларга китап алу өчен сертификатлар тапшырылды.

— Бездә китапханәләре булган дүрт кышкы бакча бар: икешәр - балалар һәм өлкәннәр бүлегендә. Алынган басмаларны яшь категорияләре буенча аерабыз. Кайвакыт пациентлар китапка шулкадәр үтеп керә ки, аны үзләре белән алырга рөхсәт сорыйлар. Шуңа күрә безгә һәрвакыт яңалары кирәк. Без даими рәвештә үзебезнең китап фондын тулыландырабыз, - дип сөйләде «Уфа хосписы» франдрайзеры Руфина Бускунова.

Моннан тыш, бүләкләр «Балачак» гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәгенә, «Радуга» социаль һәм коррекцион ярдәм үзәгенә, Учалының «Гаилә» үзәгенә, Уфаның «Бергә» гаилә үзәгенә, «Үзенчәлекле балалар» каты авыру балаларга ярдәм итү хәйрия фондына, Күгәрчен районының «Самрау» гаилә тәрбиясенә ярдәм итү үзәгенә һәм башкаларга тапшырылды.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас