Мәдәни мохит
31 Май 2025, 14:12

«БиблиоАльянс» киңәшмәсендә ниләр турында сүз барды?

Уфада «Китап-Байрам» III Халыкара китап ярминкәсе кысаларында «БиблиоАльянс: хезмәттәшлекнең яңа модельләре» төбәк китапханәләре директорларының Бөтенрусия киңәшмәсе үткәрелде.

«БиблиоАльянс» киңәшмәсендә ниләр турында сүз барды?«БиблиоАльянс» киңәшмәсендә ниләр турында сүз барды?
«БиблиоАльянс» киңәшмәсендә ниләр турында сүз барды?

БР Милли китапханәсе директоры Айгөл Әминева билгеләп үткәнчә, мондый киң колачлы киңәшмә Башкортстанда китапханә директорлары өчен беренче тапкыр үткәрелә. Беларусь Республикасыннан, Мәскәүдән, ХМАО, Новосибирскидан, Тыва Республикасыннан, Амур өлкәсеннән һәм Русиянең башка төбәкләреннән кунаклар һәм спикерлар килде.

Мөхтәрәм кунаклар арасында: Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, БДБ илләрендә үткәрелә торган китап күргәзмәләрен һәм ярминкәләрен оештыручылар советы рәисе, "Макбел" нәшрияты генераль директоры Дмитрий Макаров һәм башкалар.

Кунакларга Башкортстан китапханә системасы эшчәнлеге турында видеофильм күрсәтелде. Моннан тыш, киңәшмә кысаларында агымдагы елның февралендә игълан ителгән «Башкортстанның иң яхшы китапханәчесе – 2025» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да булды. Нәтиҗәдә, "Медиакиңлектә эшләү буенча иң яхшы китапханәче" номинациясендә Салават шәһәреннән Гөлнара Янышева җиңде. Ә "Иң яхшы яшь китапханәче" номинациясендә Карина Апаева беренче булды. Конкурс китапханә-мәгълүмат өлкәсе белгечләренең һөнәри осталыгын күтәрүгә, талантлы белгечләрне ачыклауга, бүләкләүгә һәм аларга ярдәм итүгә, алдынгы тәҗрибәне таратуга һәм һөнәри аралашу диапазонын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.

 

Чыганак: "Кызыл таң".

«БиблиоАльянс» киңәшмәсендә ниләр турында сүз барды?
«БиблиоАльянс» киңәшмәсендә ниләр турында сүз барды?
Автор:
Читайте нас