Мәдәни мохит
30 Май 2025, 11:38

“Дөрес китап — әхлак һәм рухи көч чыганагы”

 “Җиңү елъязмасы. 1418 көн һәм төн” китабын бүләк иттеләр.

“Дөрес китап — әхлак һәм рухи көч чыганагы”“Дөрес китап — әхлак һәм рухи көч чыганагы”
“Дөрес китап — әхлак һәм рухи көч чыганагы”

“Дөрес китап — ул әхлак һәм рухи көч чыганагы”, — диде бүген “Китап-Байрам" Халыкара китап ярминкәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Китап бәйрәме бүген башланды һәм ул 3 көн дәвам итәчәк.

Ачылу тантанасы башланыр алдыннан Радий Хәбиров, Русия китап берлеге президенты Сергей Степашин һәм башка мәртәбәле кунаклар белән китап ярминкәсе мәйданчыгын йөреп чыкты.

«АСКИ» китап нәшриятлары ассоциациясе президенты Константин Чеченев билгеләп үткәнчә, Башкортстан җитәкчелегенең китап нәшриятын үстерүгә зур игътибар бирүе нәтиҗәсендә «Китап» нәшрияты басмалар саны һәм тиражы буенча илдә алдынгы урыннарда тора.

"Бу федераль масштабтагы күргәзмә. Монда 100 дән артык нәшрият килгән. Бу күп нәрсә турында сөйли. Шунысы куандыра, төрле төбәкләрдән милли нәшриятлар күп. Башкортстан үзенең иң укый торган төбәк статусын раслый», – дип билгеләде Константин Чеченев.

Ул шулай ук республика Башлыгына “Җиңү елъязмасы.1418 көн һәм төн” китабын бүләк итте. Ул Совет халкының Бөек Ватан сугышында немец-фашист илбасарларын Җиңүенең 80 еллыгына әзерләнгән юбилей басмасы. Анда Бөек Ватан сугышының барлык 1418 көне (1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр) бердәм еллык цикл рәвешендә бәян ителгән. Һәр көн өчен иң зур вакыйгалар: зур хәрби операцияләр, шәһәрләрне һәм илләрне азат итү, сугыш геройлары, зур гаскәр башлыклары һәм гаскәр башлыклары телгә алына.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас