Мәдәни мохит
23 Май 2025, 10:50

Язучылар йорты кайчан ачыла?

30 майда Язучылар йортын ачу тантанасы була. Уфа шәһәренең Коммунистик урамы, 34 адресы буенча урнашкан Башкортстан Язучылар берлегенең тарихи бинасы реконструкциядән соң ачыла. Тантана «Китап бәйрәме» III Халыкара китап ярминкәсе кысаларында узачак.Шулай ук Йорт янәшәсендәге «Уфа юкәләре» язучылар скверы ачылачак.

Язучылар йорты кайчан ачыла?Язучылар йорты кайчан ачыла?
Язучылар йорты кайчан ачыла?

30 майда Язучылар йортын ачу тантанасы була. Уфа шәһәренең Коммунистик урамы, 34 адресы буенча урнашкан Башкортстан Язучылар берлегенең тарихи бинасы реконструкциядән соң ачыла. Тантана «Китап бәйрәме» III Халыкара китап ярминкәсе кысаларында узачак.Шулай ук Йорт янәшәсендәге «Уфа юкәләре» язучылар скверы ачылачак.

Чара барышында «Китап-җилкән» арт-объектын ачу планлаштырыла. Скверда урам китапханәсе оештырылачак, анда һәр язучы үз китапларын автограф белән алып килә алачак.

"Без бу көнне түземсезлек һәм дулкынлану белән көтәбез. Хәзер безнең язучыларыбызның яңартылган, уңайлы, ремонтлы йорты бар, анда без бергә җыела, иҗат итә, көнүзәк проблемалар турында фикер алыша алабыз. Язучылар йортын ачу кысаларында без үз сафларыбызга Башкортстан Республикасы Язучылар берлегенең яңа әгъзаларын кабул итәчәкбез һәм аларга таныклыклар тапшырачакбыз. Башкортстан Республикасы Язучылар йортының яңартылган бинасында әдәби кунак бүлмәсе, сәяси репрессия корбаннары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга истәлек тактасы урнаштырылачак. Ә скверда җәйге чорда төрле чаралар, язучылар белән очрашулар уздыру планлаштырыла торган сәхнә урнаштырылачак", – ди Башкортостан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас