

“Әйдә, уйнарга” уенчыклар һәм уеннар фестивале Уфада икенче тапкыр – 5 июньнән 8 июньгә кадәр узачак. Анда үз продукциясен 150 җитештерүче тәкъдим итәчәк. Чараның төп максаты – уеннар һәм уенчыклар җитештерүчеләрнең ассортиментын, укытуның уен чараларын, медиабрендларны, рухи-әхлакый һәм традицион кыйммәтләр формалаштыручы илебез геройларының һәм мульт-персонажларның ретроспективаларын күрсәтү.
Кичә «Китап» кибетендә узган матбугат конференциясендә БР сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгының бүлек җитәкчесе Ольга Трофимова билгеләп үткәнчә, форумга эләгергә теләүче җитештерүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда арткан. Моннан тыш, бәйрәмдә 200ләп һөнәрче үзләренең эксклюзив уенчыкларын тәкъдим итәчәк.
Дүрт көн дәвамында Уфаның Совет мәйданында Русия җитештерүчеләренең уенчыклары күргәзмәсе, балалар өчен иң яхшы уен практикаларын күрсәтү, уенчыкларның тест-драйвы оештырылачак.
Фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны шулай ук бай программа көтә: тематик конкурслар һәм мастер-класслар, спорт турнирлары, Русиянең популяр артистлары чыгышы. Көн саен республиканың әйдәп баручы театрларының иң яхшы балалар спектакльләрен күрсәтү оештырылачак. Интерактив һәм күргәзмә мәйданчыклары эше планлаштырыла, өстәл уеннары буенча спорт ярышлары узачак.
–Быелгы фестивальнең тагын бер яңалыгы – компьютер уеннары экспозициясе булачак. Оештыручылар бу продуктларга беренче тапкыр мөрәҗәгать итә, ләкин бу вакыт таләбе. Алар да уеннар һәм алар да дөрес булырга тиеш, –дип билгеләп үтте матбугат конференциясендә катнашучы БР мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
– «Әйдә уйнарга» фестивале бездә уенчыклар аз булу сәбәпле үткәрелми.Алар җитәрлек. Бездә балаларны тәрбияләргә ярдәм итә торган уенчыклар аз. Беркемгә дә сер түгел, балалар һәм яшьләр белән бәйле барлык өлкәләр дә идеологик каршылык өлкәсе булып тора, һәм безгә балаларда гүзәллек хисе, гармония һәм тормышка, әйләнә-тирәгә дөрес позитив мөнәсәбәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә торган сыйфатлы яхшы уенчыклар кирәк, – диде республика матбугат һәм массакүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Газизов.