Мәдәни мохит
21 Май 2025, 06:14

Марка җыючылар китап ярминкәсендә очраша

«Китап бәйрәме» III Халыкара китап ярминкәсе кысаларында Уфада филателиягә багышланган семинар узачак.

Марка җыючылар китап ярминкәсендә очрашаМарка җыючылар китап ярминкәсендә очраша
Марка җыючылар китап ярминкәсендә очраша

«Китап бәйрәме» III Халыкара китап ярминкәсе кысаларында Уфада филателиягә багышланган семинар узачак. Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә 30 майда почта маркалары каталоглары авторы һәм нәшире Гурген Кочарян балалар өчен маркалар кулланып чаралар үткәрү тәҗрибәсе, шулай ук баланы филателия белән ничек кызыксындыру нечкәлекләре белән  уртаклашачак.

— Быел «Китап бәйрәме» ярминкәсен оештыручылар беренче тапкыр филателистик әдәбият өчен дә, бонистика буенча да чатыр бүлде, анда Башкортстан филателистлар һәм коллекционерлар җәмгыяте филателистлары маркалы коллекцияләре булган гражданнарга бушлай консультацияләр үткәрәчәк. Чарада катнашырга теләүчеләр үзләре белән пинцет коллекциянең кызыклы маркаларын фотога төшерү өчен смартфон алып килергә тиеш.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас